Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Суганны кайчан җыярга һәм ничек дөрес итеп сакларга?

Бу яшелчә күп очракта җәй ахырында өлгерә. Әмма уңыш җыюның төгәл көнен әйтеп булмый. Тәҗрибәле бакчачылар тышкы билгеләренә карарга киңәш итә.

Суганны дөрес җыю өчен киңәшләрне "Челнинские известия" газетасы бастырган. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/-ya-gyrly-yd-suganny-kaychan-yyarga-m-nichek-d-res-itep-saklarag-/

Суганны дөрес җыю өчен киңәшләрне "Челнинские известия" газетасы бастырган.

Суганны кайчан җыярга?

Бу яшелчә күп очракта җәй ахырында өлгерә. Әмма уңыш җыюның төгәл көнен әйтеп булмый. Тәҗрибәле бакчачылар тышкы билгеләренә карарга киңәш итә.

Иң беренче аның җитешүен кыягына карап белеп була. Ул төсен үзгәртә, сары төскә керә, җир өстенә сыгылып төшә башлый. Һәм яртысыннан артыгы сыгылган икән, уңышны җыярга була дигән сүз.
Шулай ук суганның башы белән кыягы арасындагы өлешен — «муенын» карарга кирәк. Ул йомшара һәм юкара. Кабыгы кибә, төсен үзгәртә һәм купшаклана башлый.

Уңышны вакытында җыю мөһим

Дөрес вакытта җыймаганда суган начар сакланачак, тәме үзгәрәчәк (артык ачы яки баллы булачак), файдасы кими.

Суганны артык иртә җыйганда аның кабыгы ахырга кадәр өлгереп җитмәгән була. Димәк ул суганны төрле авырулар китереп чыгара торган бактерияләрдән һәм черүдән сакламаячак. Тулысынча өлгермәгәндә суганның «муены» тиешенчә кибеп бетмәячәк, артык сусыл һәм калын булачак. Шул сәбәпле уңыш озак саклана алмаячак.

Суганны туфракта артык озак та тотарга ярамый. Артык җитешсә саклаган вакытта тиз чериячәк.

Суганның өлгерүен ничек тизләтергә?

Суганның өлгерүен тизләтү өчен җыеп алырга ике атна кала су сибүдән туктарга кирәк. Хәтта коры һава торышы булганда да. Соңыннан суганның төбеннән бераз гына тарткаларга була.

Яфракларын тотып әкрен генә тартыгыз, ләкин суган җирдән чыкмасын, ул тулысынча өлгергәнче туфракта калырга тиеш. Шулай ук суганны сәнәк белән җиңелчә генә күтәртергә була. Шул рәвешле туфрактан аралаганда кабыклары тизрәк өлгерәчәк. Тиз өлгерсен өчен суганның кыягын кисеп ташларга ярамый, чөнки яшелчәгә файдалы матдәләр керүдән туктаячак.

Суганны ничек дөрес казырга?

Уңышны җылы, бигрәк тә эссе көндә җыю яхшы. Дымлы һава торышы булганда суганны җыярга ярамый, болай эшләгәндә ул начар сакланачак.

Суганны кул белән йолкырга кирәк. Яки сәнәк белән казырга. Шулай ук һәр суганны туфрактан аерым-аерым алырга кирәк. Суганның туфрагын чистарту өчен аны бер-берсенә яки башка өслекләргә бәргәләргә ярамый. Бу аларны зарарлый һәм суган начар сакланачак.

Суганның сабагын да йолкыганнан соң ук кисәргә ярамый. Чөнки киселгән урын төрле авырулардан сакланмаган була. Әгәр суганны йолкыган вакытта сабагын өзгәнсез яки суганның үзе зарарланган икән, мондыйларны берничә көн эчендә ризыкка тотып бетерергә кирәк.

Киптерү һәм саклау

Җыеп алганнан соң суганны 2-3 атна киптерергә кирәк. Әгәр җәй яңгырлы килгән икән, моңа бигрәк тә игътибарлы булу сорала.

Киптерү өчен суганны җиргә яки чүпрәк өстенә таратырга кирәк. Бер катлам итеп таратырга, вакыт-вакыт әйләндереп торырга кирәк.

Коры һава торышы булганда яшелчәне урамда киптерергә була. Ләкин төнгә җылы һәм коры җиргә күчерергә кирәк. Яки 2-3 атнага коры, җылы һәм яхшы җилләтелә торган бинада калдырырга кирәк. Суганның кипкәнен түбәндәге билгеләрдән белергә була: суган тыгыз була; өске кабыгы суганнан җиңел кубып төшә, оча; «муенының» киңлеге шактый кимегән, кипкән була һәм бөрешеп тора. Уңыш кибеп беткәч аның «муенын» 3-5 см калдырып кисәләр. Тамырларын да кисеп ташларга кирәк.

Киптергәннән соң суганны яхшылап араларга кирәк. Авыру яки зарарланган суганнарны саклауга куярга ярамый. Алар әйбәт суганнарны черетәчәк. Суганны катыргы әрҗәләргә, үрелгән кәрзиннәргә яки капчыкка салып сакларга була. Коры бинада сакларга кирәк.

Тулырак: intertat.tatar

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга