Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Суганны сарымсак үскән түтәлгә утыртмагыз

Чәчү әйләнеше уңышны арттырамы?

Белгечләр белдерүенчә, туфракның азыкка ярлылануы, ягъни берьяклы уңдырышсызлану килеп чыкмасын өчен чәчү әйләнеше үткәреп торырга кирәк. Яшелчәләргә нинди туклыклы матдәләр кирәк булуына карап, аларны утыртуны чиратлаштыралар.

Бәрәңгене, мәсәлән, кыяр, кузаклы үсемлекләрдән соң утыртсаң, яхшы уңыш алына. Шулай ук, чөгендер, кишер, суган үскән түтәлләргә утыртырга мөмкин, ә помидор, борыч, баклажан артыннан утыртырга киңәш ителми.

Сарымсак белән суганны бәрәңге, кузаклылар, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидордан соң үстерергә яраса, борыч, физалис, сарымсак белән суганнан соң утырту тыела.

Помидор төсле кәбестә, суган, кишер, кыяр, чөгендер, яшел тәмләткечләрдән соң яхшы уңыш бирә. Аны бәрәңге, физалис түтәлләрендә үстерергә ярамый.

Кыяр, кабак, патиссон, ташкабак кебек яшелчәләрне борчак, башка кузаклылар, бәрәңге, кәбестә, помидор, суганнан соң чәчәргә киңәш ителә. Ә менә ташкабак белән кабактан соң, яңадан шул урында үстерү ярамый.

Кишерне суган, кыяр артыннан чәчү мул уңыш бирә, шулай ук редис, чөгендер һәм кәбестә артыннан үстерү дә начар булмас.

Яшел тәмләткечләрне (укроп, петрушка, салат, сельдерей, шпинат, базилик, майоран) кәбестә, кыяр, кузаклылар, бәрәңге, суган, помидор үскән түтәлләрдә яхшы уңыш бирәчәк. Кишер белән пастернактан соң үстерү киңәш ителми.

Баклажан кебек җылы як яшелчәсен шалкан, кыяр, арбуз, кавын, борчак, суганнан соң утырту яхшы булыр, томат белән борыч урынына гына ярамас, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: proroslo.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга