Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сугыш афәтләрен күрмик, ди көшкәтбашлылар (+фоторепортаж)

7 май көнне Көшкәтбаш авыл клубы мөдире Гүзәлия Хәсәнова "Сугыш афәтләрен күрмик" исеме астында сугыш чоры балалары белән очрашу уздырды.

Очрашуга килгэн өлкәннәребез үзләренең балачаклары турында сөйләделәр, хәзерге тормышның әкият кебек рәхәт булуын, аның кадерен белергә кирәклеген искәрттеләр. Балалар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу бик тәэсирле һәм мәгьнәле үтте. Ә икенче көнне авылыбыз үзенең каһарманнарын искә алды... Көшкәтбашта инде сугыш ветераннары юк... Җиңүне якынайту өчен үзләрен аямыйча тылда хезмәт иткән батырларыбыз, сугыш чоры балаларының безнең арабызда булуы зур куаныч. Алар бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары иделәр. Без барыбыз да һәйкәлдәге ташка уелган исемнәр алдында башыбызны ияргә бурычлы. Алар китергән җиңүнең рәхәтен без тоеп яшибез. Митинг көнне дә өлкәннәребез дә, килгән кунаклар да, балаларыбыз да илебездә, җиребездә тынычлык булуын теләделәр, бик матур теләкләр, рәхмәтләр әйтелде, җырлар җырланды, батырларыбыз истәлегенә чәчәкләр куелды, дип хәбәр итә «ШАТ-Көшкәтбаш» төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250