Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сугыш чорындагы ятимнәр һаман да ятимлектә...

Сугыш башланганда миңа 11 ай булган. Әти сүзен әйтергә дә, үзен күрергә дә насыйп булмады.

Әни 3 кыз бала белән тол калган. Әнине без сирәк күрдек, өйдә әби булгач урман кисүдән кайтып та кермәде. Бушка, туңып, ач килеш нихәлләр түзгән ул?! Әни бернинди ярдәм, ташлама күрми үлде. Безнең шикелле ятимнәр күпне күрде, ә сугыштан исән кайтучыларның балалары безнең кебек юклык-ачлык күрмәде, чөнки аларның әтиләре я бригадир, я склад мөдире, я рәис булдылар.
Яшәдек дибез, черәштек, урламадык. Бүгенгедәй хәтеремдә, җәй көне, ниндидер гает көнне, 3 бала капка төбенә тезелеп утырып, әнинең Нормадан бәрәңге эзләп алып кайтканын көттек. Коймак урынына тәгәрмәчләп кабыклы бәрәңге пешердек. Күргән-кичергәннәрне яза башлагач күздән яшьләр тәгәри. Гомер буе эшләп байлык туплый алмадым, дөрес, хөкүмәткә дә, кешегә дә бурычым юк. Әмма ятим үскән чор өчен ярдәм тиештер дип уйлыйм. Тиеш булмаса, аны сүз итеп ятимнәрне кимсетеп, язасы юк иде.
Бүгенге көндә ветераннар үзләре генә сугышкан төсле бик тупас сөйләшәләр. Яу кырында һәлак булганнар хисабына, Аллаһыга шөкер, кадер-хөрмәт күрдек димиләр. Хастаханәдә дә этеп-төртеп кереп китәләр, без сугыш ятимнәре тагын кырыйда калабыз. Шундый булырга хөкүмәт үзе өйрәтте.Бөтенесе аларга: зур пенсия, машина, фатир, әллә нинди ташламалар. Без барыннан мәхрүм, тагын ятим.
P.S. Сез бу турыда нинди фикердә? Теләкләрегезне 2-62-53 номеры аша телефоннан, хат аша яисә BaltasiRed2005@yandex.ru адреслы электрон почтабызга житкерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250