Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә (+фоторепортаж)

72 ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә.

Нөнәгәр авылы җирлегеннән 344 кеше сугышка киткән. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз, дип китсәләр дә, 198 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Бүгенге көндә ул елларның тере шаһите булган бердәнбер сугыш ветераны - Хәбибуллин Гыйльметдин Хәбибулла улының безнең арабызда булуы нинди зур куаныч! Тыл ветераны, 22 ел авылыбыз имамы булган Гарипов Шамил Гариф улына 8 майда 90 яшь тулды.
Ел саен авыл уртасында урнашкан обелиск янында сугыш чоры каһарманнарын искә алу өчен җыелабыз. Быел да 8 май көнне үткән митингта сугыш һәм тыл ветераннарына, авыл халкына мәктәбебез укучылары тарафыннан әдәби-музыкаль чара тәкъдим ителде. Безнең бүгенге бәхетле киләчәгебез өчен яу кырында башларын салган, каберләренең кайда икәнлеге дә билгесез булган хәбәрсез югалганнар, сугышта алган яралардан вакытсыз вафат булган сугыш батырлары, сугыш елларында армый-талмый хезмәт куйган, бүген инде якты дөньядан киткән тыл хезмәтчәннәре бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәл буена веноклар куелды.
Митингта район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Әхмәтханов Альфред Заһир улы, "Кызыл юл" хуҗалыгы рәисе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы, ветераннар Советы рәисе Салихов Наил Салих улы митингта катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Митингтан соң мәктәбебез укучылары Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, сугышта катнашкан бабайлары, туганнарының портретларын күтәреп авылыбызның барлык урамнары аша уздылар. Илебез азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бүгенге бәйрәм көнендә шул рәвешле "сафка басты". Һәр портрет - үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер!
Тәнзилә Равил кызы Габдрахманова, Нөнәгәр гомиуми урта белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: