Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сугышта хәбәрсез югалган картәтисеннән... хат алган

Дүртөйле районы Әңгәсәк авылында яшәүче Геннадий Юминов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган картәтисеннән хат алган.

Әлеге могҗизага тиң вакыйгага бөтен Әңгәсәк халкы таң калган. Ә эш болай булган: 2017 елда Смоленск өлкәсе Гагарин районында урнашкан Карманово авылы янында эзләүчеләр отряды 4 солдат җәсәде тапкан. Аларның берсендә медальон булган. Медальон эченнән хат килеп чыккан. Мәскәү шәһәре лабораториясе белгече кәгазьдә чак-чак кына күренгән хәрефләрне укып, билгесез солдатның исем-фамилиясен, алай гына да түгел, чыгышы белән Дүртөйле районы Әңгәсәк авылы кешесе икәнлеген дә әйткән. Михаил Ардашевның 1942 елның 11 августында һәлак булуы да ачыкланган. Эзләүчеләр солдатның оныгын тапкан. Күптән түгел алар Әңгәсәккә килеп, Геннадий Юминовка картәтисенең хатын һәм ул җирләнгән Туганнар каберлегеннән бер уч туфрак тапшырган, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы"