Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сул учыгыз кычытса - акчага...

Халыкта акча килүгә ишарәләүче тагын берничә сынамыш бар.

Халыкта акча килүне “кисәтүче” юрамышлар бар. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

1.    Сул учыгыз кычыта икән — акчага.  Кулыгызны йомарлагыз да, кесәдә ачыгыз. Яисә агач әйбергә шул кул белән шакыгыз.
2.    Кош очып киткәндә киемегездә үз “таб”ын калдыра икән, озакламый акча керәчәк.
3.    Савыт-саба ватылса — бәхеткә. Ул акча рәвешендә дә килергә мөмкин.
4.    Иртән эш урынында шикәрле чәй түгелә икән, хезмәт хакыгыз артачак.
5.    Урамда вак акча таптыгыз икән, алыгыз. Ул акча сезгә башка акчаның “каналларын” ачуы ихтимал.
6.    Шикәр белән тозны бутау — финанс ягыгызның үсүен ишарәли.
7.    Кулыгыз киселеп, акчагыз канга буялса — эш хакыгыз күтәреләчәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар