Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Суларга төшеп югалды...

Дөньяда иң ачы хәсрәт – бала хәсрәте, аны мәңгелеккә югалту. Күптән түгел кызыбыз Миләүшәнең тәүге сабые, без – әби бабасының бик кадерле оныгы булган Заринабыз мәңгелеккә күзләрен йомды.

Әле бит аңа нибары 1,8 яшь иде. Якты дөньяларга сау-сәламәт булып аваз салган бала иде бит. Иде диеп әйтергә тел дә әйләнми. Көләч йөзе, иркәләнүләре, нәни куллары белән кочакка сыенулары күз алдыннан китми.

Авыр чакта кызыбыз Миләүшә, киявебез Рөстәмгә матди һәм рухи ярдәм күрсәткән изге күңелле кешеләрнең һәрбарчасына олы рәхмәт сүзләрен ирештерәбез. Аеруча, Тәнзилә Зәкиева җитәкләгән “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе коллективына, биредә ял иткән абый-апаларга, авыл клублары мөдирләренә һәм китапханәләрчеләргә, көндәлек хәлебезне белеп торучы якыннарыбызга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек. Сезгә сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Берегезгз дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын.

Фирдания һәм Николай Алексеевлар,
Дорга авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән