Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сулары сай булса да... (+фото)

Җәй – балалар һәм зурларга ял итәр өчен менә дигән вакыт. Җылы көннәрдә сулыклар янында ял итәсе, күл яки елгада су коенасы килә. Ләкин су объекты янында үзеңне ваемсыз тоту, тиешенчә оештырылып бетмәгән яки тәртипсез рәвештә су коену зур куркыныч тудыра.

Су объектларында кешеләр үлеменең төп сәбәпләреннән берсе – рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену. Таныш булмаган урыннарда чумганда кеше башы белән бәрелергә мөмкин һәм аңын югалтып үлә ала. Бала-чага суда башка йөзүчеләрне эләктерүгә бәйле булган уеннар үткәрә, бүрәнә, такта, үзләре ясаган салларда йөзә. Күзәтүче булмаганда су коенучы балалар еш кына гәүдәнең кирәгеннән артык суынуына юл куялар, аларны көзән җыера, кул, бик еш кына аяк яки ике аяк та тартыша башлый, ә бу үлемгә китерә ала.

Рөхсәт ителгән су коену урыннарының җитәрлек булмавы, тыелган урыннарда су керү, рекреация урыннары хәленең канәгатьләндерерлек булмавы, җирле үзидарә органнарының җаваплы кешеләренең, медицина хезмәткәрләренең, эчке эшләр органнарының дежурлыгы оешмаган булу, кисәтүче һәм су коенуны тыючы билгеләрнең җитәрлек санда булмавы, суда бәхетсезлек очракларын булдырмау турында күрсәтмәле агитация һәм мәгълүматның җитмәве, халык арасында пропаганда һәм саклану эшләре алып барылмау кешеләрнең су объектларында үлүенең төп сәбәпләре булып тора.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарның тыелган урыннарда су коенуы кеше үлеменең төп сәбәпләреннән берсе. Куркынычсызлык таләпләренә туры китереп җиһазландырылмаган сулыкларда ял иткәндә сез үзегезнең тормышыгызны зур куркыныч астына куясыз! Истә тотыгыз: суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен мәҗбүри рәвештә үтәү – сәламәтлекне һәм күп кешеләрнең гомерен саклап калу нигезе.

Истә тотыгыз, түбәндәгеләрне эшләү тыела:
– Тикшерелмәгән сулыкларда, су керүне тыйган язулы щитлар торган урыннарда су коену;
– Исерек хәлдә су коену;
– Бу эшкә яраклаштырылмаган корылмалардан суга сикерү;
– Сулыкларны пычырату һәм чүпләү;
– Такта, бүрәнә, ятма бүрәнә, автомобиль камералары, кабартылган матрацларда йөзү;
– Суда халыкның күпләп ял итү урыннарына үзең белән хайваннар алып килү;
– Кечкенә судно белән исерек хәлдә идарә итү.

Балтач районы прокуратурасы таләбе буенча су коену сезоны башында безнең районда урнашкан сулыкларның территорияләре җирле үзидарә органнары тарафыннан тикшерелде. Әлеге юнәлештәге тикшерүләр Балтач районы территориясендәге рәсми рөхсәт ителгән сулыкларның төрле сәбәпләр буенча җиһазландырылмаган булуларын ачыклады. Рөхсәт ителмәгән су объектларын куллануны чикләү өчен күп кенә авылларда тикшерүләрдән соң сулыклар янында “Коену тыела!” дигән билгеләр урнаштырылды.

Һава торышының эссе булуына бәйле рәвештә югарыда саналган куркынычсызлык чараларын үтәвегезне сорыйбыз.

 

Гөлнара Галиуллина,
прокурор ярдәмчесе.
Миләүшә Халикова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: плотиналар