Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сулыклар, балалар, тыюлар (+фоторепортаж)

Инде менә дүртенче ел рәттән су коену сезоны башлану белән махсус комиссия авыл сулыкларына күзәтү ясый.

Җирлекләрдәге хәлләр белән танышу, су коенучылар белән күзгә-күз очрашып, саклык чаралары турында сөйләү, аны исләренә төшерү максатыннан без – янгын һәм яшьләр эшләре бүлеге, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе, редакция хезмәткәреннән торган комиссия районның су коену урыннарына рейдка чыктык.

Балаларны әти-әниләрдән башка гына су коенырга җибәрергә ярамаганлыгын барыбыз да яхшы белә. Тик шулай булуга карамастан, район территориясендәге зур сулыкларда, әти-әниләреннән башка гына су керүче балаларны очратырга мөмкин. Сулыклар янәшәсендә "Су коенырга ярамый!" дигән белдерү такталары куелу да халыкны "туктата" алмый.

Комиссия вәкилләренең рейд вакытында нинди хилафлыклар, башбаштаклыклар белән очрашуы хакында “Хезмәт” газетасының алдагы санында язма дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: плотиналар