Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сусыл да, тәмле дә саклана!

Кишерне саклауның бик уңайлы ысулы бар.

Кишерне саклауның төрле ысуллары бар. Без аның җиңел һәм уңайлысын тәкъдим итәбез.

Моның өчен тамыразыкны яхшылап юып, яшел сабагын калдырмыйча төптән үк кисәбез. Аннары таратып киптерергә кирәк.

Полиэтилен капчыкларга аз-азлап салабыз. Пакет авызын җиңелчә генә бәйлибез, һава йөрсен өчен төбен тишәбез. Ә аннары базга төшереп куясы гына кала. Мондый ысул белән кишер киләсе уңышка кадәр бик яхшы саклана.

Кышын капчыкларга вакыт-вакыт “ревизия” ясап алырга, конденсат җыелган очракта, кишерне киптерергә һәм икенче капчыкка салырга кирәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр кишер