Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Суыткычта ревизия ясыйбыз

Аш бүлмәсендә мөһим урын алып утыручы суыткычны тутырырга яратабыз да инде. Ачып җибәрсәң, анда нәрсә генә юк!

Кайбер ризыклар суытканны яратмый.

Аш бүлмәсендә мөһим урын алып утыручы суыткычны тутырырга яратабыз да инде. Ачып җибәрсәң, анда нәрсә генә юк! Кайбер хуҗабикәләр төрле консервалардан алып, икмәккә кадәр шунда саклый. Баксаң, кайбер ризыкларны суыткычка бөтенләй куярга ярамый икән.

Мәсәлән, банан, манго, папайя кебек җимешләр суыкта тизрәк бозыла. Кавын һәм кабакны суыткычка куйсаң, этилен газы бүлеп чыгара башлый, ә бу, үз чиратында, андагы башка ризыкларны бозуга китерә.

Яшелчәләр дә суыткычны бик өнәми. Помидорлар анда тиз йомшара һәм тәмсезләнә. Сарымсак бөтенләй салкын һава яратмый, суыткычта тиз чери, яки кибеп бетә. Бәрәңгене дә анда сакларга тырышмагыз, аның крахмалы шикәргә әйләнә һәм тәме баллана.

Суыткычта икмәк саклаучылар ул анда яхшы саклана дип уйласа да, бу бик дөрес фикер түгел. Югары дымлылык нәтиҗәсендә икмәк тиз күгәрә һәм үзенә тәмсез исләр сеңдерә.

Үсемлек мае да суыкта төссезләнә һәм үз тәмен югалта. Шулай ук, суыткычка төрле аштәмләткечләрне, чәй, кофе, шоколадны да куярга киңәш ителми, ә менә соусларны савытын ачкач кына анда урнаштырырга кирәк.

Барыбыз да яратып ашый торган балны да суыткычта тотарга ярамый. Ул анда файдалы сыйфатларын югалтачак.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр