Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Светофор»-кибетме?!

Кайчандыр шаулап торган "Сельхозтехника" җәмгыяте "утравында" калган цехлар тын гына торганда, Норма юлы өстендә "Светофор" дигән реклама күрсәткече пәйда булып һәм шул цехларның берсе кибет булып чыгып, бу көннәрдә үзенә халыкны җыярга да өлгерде.

Хикмәт шунда, моны арзан бәяләр кибете дип атыйлар. Белмәссең, әллә ота, әллә алдана сатып алучылар. Утыз да ничә, кырык та фәлән сум кибетләрен дә шулай дәррәү кабул иткәннәр иде югыйсә. Хәзер бер дә аларга барырга атлыгып тормыйлар. Кибет складны хәтерләтә, алыпсатарлар өчен күмәртәләп әйбер алып, бәясен арттырып сатарга әйбәт булган инде бу. Бездә бит кайбер сәүдәгәр исемен йөртүчеләр җитештереп көч чыгарып сатуга караганда, каяндыр алып сатуны хуп күрә.

Кризис дип тормыйлар, арзан бәяләргә сылтап кибете дә ачыла, халык та зур-зур кәрҗиннәрен (биредә аларның кечкенәсе күренми) тутырып, кассаларга килеп баса. Арзанның сыйфаты да шултиклем генә инде аның. Шәхсән үзем дә кердем бу кибеткә, әмма нидер оттым дип әйтә алмыйм. Алган көнбагышымның да тәмен тапмадым.

Фото: http://i.ytimg.com/vi/hQJK1hghQwk/hqdefault.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250