Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Светофорның туган көне?! (+фото)

Балтачта Светофорның туган көнен билгеләп үткәннәр...

2018 нче елның 6 нчы августында Светофорның туган көне уңаеннан, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова җитәкчелегендә ДЦ “Волонтер” активистлары “Светофорның туган көне” дип исемләнгән акция уздырды. Социаль педагоглар, Балтач районы территориаль идарә бүлеге башлыгы Лилия Хадеева һәм полициянең өлкән инспекторы Рәниф Галимбеков белән берлектә волонтерлар машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне Светофор көне белән котлады. Акциядә катнашкан һәрбер кешегә белешмәлек һәм брошюра өләшенде, шулай ук алар өчен “Минем куркынычсызлыгым” дип аталган сораштыруда катнашу мөмкинлеге туды. Әлеге акция инде беренче мәртәбә генә уздырылмый, һәм без аның район халкының юлдагы куркынычсызлыкка булган игътибарын арттырачагына ышанып калабыз.


Балтач районының гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге.

Миләүшә Халикова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: светофор