Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сөяк җыймыйлармы ул?

“Хөрмәтле редакция! Хайван сөяге җыймыйлармы ул? Заманында авылларга килеп җыялар иде, соңгы елларда, нишләптер, андый хезмәт ишетелми. Әллә без генә белмибезме?

Сорау-җавап
“Хөрмәтле редакция! Хайван сөяге җыймыйлармы ул? Заманында авылларга килеп җыялар иде, соңгы елларда, нишләптер, андый хезмәт ишетелми. Әллә без генә белмибезме? Маллар чалып торабыз, сөяк җыела, эткә бирсәң дә кала, ташлаганчы тапшырыр идек, җыйсалар, әлбәттә. Кальций күп диләр бит анда, берәр нәрсәгә файдаланырга ярар иде.”


Әлеге сорау белән район кулланучылар җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек.
- Бездә андый сөяк җыю дигән әйбер юк. Безгә дә Нормадан гел бер бабай шалтырата, сөяк җыймыйсызмы, дип, юк, җыймыйбыз шул.

Җавап менә шундый. Җыярга җыенмыйлар да. Сөяк оны хәзер фермаларда да бик кулланылмый икән. ”Кан оны кулланыла, ә сөякнеке юк. Без, мәсәлән, кулланмыйбыз”, дип җавап бирде рәисләрдән берсе.

Сөяк оны хәзер дефицит санала булып та чыкты. Кызыксынып, район ветеринария берләшмәсенә дә шалтыраттык, алар да “Без терлекләрнең үләксәләрен генә җыябыз”, диделәр.

Җавапны Зөлфия Шакирова әзерләде.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап сөяк