Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сөяркәсенең хатыны алдында тезләнеп гафу үтенде

Колагына ишетелә башлаган тавышлар аны куа-куа алып барды.

Аларның кырын эшләре барысына да мәгълүм иде. Карап торырлык чибәр гармунчы ир, төскә-биткә башкалардан берни белән дә аерылып тормаган, гаиләсе, балалары өчен җан атып яшәгән бу хатынга ничек караган да, ничек аны үзе белән "кәҗә сукмагы"ннан алып китәлгәндер... Ире үлгәч, ныклап якынайды алар. Сөяркәнең кунып калган чаклары да ешлады.

Хатыны турында уйларга вакыт бармени?! Ир ләззәт кичте. Ә хатын сыкрап кына түзде дә түзде. Ир бирмәкнең җан бирмәк икәнен ул үз башыннан кичерде.

Еллар узды. Ике хатынга бер ир чирләп үлеп китте. Ә сөяркәсенә сәер тавышлар ишетелә башлады.

Алар иске татар телендә сөйләшә. "Угылыңны үтер!" дигәннәре дә бар... Кайчак үзләре дә күренеп кала - кеше башлы зур күселәр.

Үләр алдыннан алар аны сөяркәсенең хатыныннан гафу үтенергә тезләндерде. Ул яшәгән йортка кадәр артына тибә-тибә куып алып бардылар. Тезләнде хатын, гафу сорады. Әмма аны гафу итүче генә булмады, дип яза Кызыл таң.

Шул ук тавышлар аны урманга алып итте. Хатын шунда адашып үлде...

Яшерен мәхәббәт хакны югары куя шул. Түләп бетерерсеңме?

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш