Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Сыек алтын”

Зәйтүн агачын кешеләрнең алты мең ел элек үстерә башлавы тарихтан билгеле. Ул вакытта аның җимешен генә ашаганнар.

Безнең күпләребез “маслины” һәм “оливки” дип йөргән жимеш ул — бер үк зәйтүн җимеше. “Маслины” сүзе иске славян теленнән кергән һәм грек-юнан телендәге “масло” (“май”) сүзенең турыдан-туры тәрҗемәсе, ә “оливки, оливка” сүзе - “май” сүзенең латин теленнән транскрипциясе. Урыс телендә генә, зәйтүн җимешенең өлгерү дәрәҗәсенә карап, “маслины” һәм “оливки”га бүлү бар.

Зәйтүн агачының туган җире — Мисыр. Аннары аны Греция, Испания һәм Италиядә үстерә башлаганнар. Греклар өлгергән җимешләрдән май сыгып алган. Бу май бик тиз киң танылган, аны “сыек алтын” дип атап йөрткәннәр.

Зәйтүн мае кеше организмына уңай йогынты ясый, бу хакта борынгы заманда яшәүчеләр белгән, әле галимнәр моны тәҗрибәләр нәтиҗәсендә исбатлый.

Зәйтүн мае - үсемлек майлары арасында иң туклыклысы. Ул табиблар атап йөрткән “начар” холестиринны киметә, ә HDL-холестиринны күтәрә. Нәтиҗәдә, зәйтүн маен даими кулланучылар йөрәк-кан тамырлары авыруларына азрак бирешә. Май Альцгеймер авыруына да профилактика чарасы булып тора. Ул кеше организмы өчен файдалы витаминнарга, микроэлементларга һәм кислоталарга гаять бай. Зәйтүн мае бавыры авырткан кешеләр өчен дә файдалы, ул үт кудыру үзенчәлегенә ия, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com.
Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зәйтүн мае файдалые ризыклар