Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Сыер малы сабыррак” ди ветеринария табибына укучы Ләйсән Габдуллина (фото)

Авылга кайтам дигән һәр кешегә, һәр сүзгә дә сөенәбез бит әле...

Ләйсән – күрше кызы. Моннан ике ел элек тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Әтнәдәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Ветеринария табибы булырга укый. Аның бу һөнәрне сайлавына аптырадык та, аптырамадык та. Бала чактан мал-туар арасында мәш килеп үскәнен, ул чакта авыл фермасында эшләүче әнисе янына көн саен диярлек төшүен, дуңгызлардан да курыкмавын да беләбез ләбаса. Ә икенче яктан, замана кызларына бит чистарак, төшемлерәк эшләр дә шактый...

Без, авыл гадәте белән генә шулай дип уйлыйбыз икән. Баксаң, ветеринар һөнәре хәзер кыз балалар арасында шактый популяр икән. Социаль челтәрдәге мәгълүматларга ышансаң, бигрәк тә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы кызлар бу һөнәргә күбрәк тартыла, ветеринар белгечлеге алар сайлаган иң актуаль дүрт һөнәр арасына керә, ә авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча беренче урында икән. Хәтта бухгалтерларны да үтеп китә икән.

–Ветеринария табибы хәзер элекке кебек сыер-бозаулар гына дәваламый бит, – дип аңлата бу хәлне яшьләр дә, белгечләр дә. – Бигрәк тә шәһәрләрдә ветклиникалар бик популяр. Анда нинди генә җәнлек-кошларны дәваламыйлар...

–Мин дә беренче курста укыганда шундый клиникага эшкә барачакмын, этләр-песиләр дәвалармын дип уйлаган идем, – ди күршебез Ләйсән дә. – Әмма безгә практика буларак, мәчеләргә укол-привикалар кадау, стерильләштерү процессларын күрсәттеләр. Кечкенәдән песиләрне бик яраткангадыр, мин аларны бик жәлләдем. Өстәвенә, алар бик сабырсыз, аларга укол кадавы да шактый куркыныч, сыер малы күпкә сабыр дип, шушы юнәлешне сайларга, укып бетергәч, авылга кайтырга булдым.

–Сезнең төркемдә тагын кызлар бармы соң? – дип сорыйм Ләйсәннән.

–Егетләр әзрәк тә әле, – ди ул. – Арада шәһәр кызлары да бар, Мари Иленнән килүчеләр дә, якын-тирә районнардан да бар. Балтачтан өч кыз бергә укыйбыз.

–Шәһәр кызлары ветклиникаларда эшләргә җыенадыр инде, – дим, аларның сыер-бозауларда куркасына тамчы да шикләнмичә.

–Юк, – дип көлә Ләйсән. – Алар сыерларның яныннан да китми. Быел без өченче курста, теориягә караганда практика күбрәк. Фермадан кайтып та кермибез дисәң дә була. Безне андагы ветеринарлар түгел, үзебезнең укытучылар өйрәтә. Алар үзләре элек табиб булып эшләгән кешеләр, шуңа күрә бик күп әйбергә өйрәтәләр.

–Үткән җәй Ләйсән минем белән фермада бозаулату бүлегендә эшләде бит, – дип әңгәмәгә кушыла әнисе Фәйрүзә. – Авырып киткән кулдашым урынына кара-каршы эшләдек. Шөкер, ферма мөдире дә, баш зоотехник та бик яратып калды үзен. “Безгә кайт”, – дип чакырдылар.

Бер сыер бозаулатып караган кеше дә аның ни икәнен белә. Ә бозаулату бүлегендә эшләүчеләр сменага әллә ничә сыер бозаулата. Һәр сыерның исән-имин бозаулавы үзе могҗиза хәзер. Нинди генә проблемалар килеп чыкмый. “Татарстан” хуҗалыгында шактый еллардан бирле ике ветеринария табибы хатын-кыз. Икесе дә искиткеч тәвәккәл, булдыклы кызлар. Йолдыз декрет ялында икән, ә Гөлназ Ләйсәнгә чын практика үткәргән.

–Мин әни белән сыерлар карап кына калмадым, Гөлназ апа бөтен ветеринария эшләренә дә катнаштырды, шуңа күрә, бик арып кайтсам да, кызык булды, – дип сөйли Ләйсән. – Үзе эшләсә ялт кына эшләп куярдай эшләрне дә миңа эшләтте, сабыр гына көтеп торды. Бозаулаганнан соң бер сыерга икебез бергә операция ясадык, венага укол кадаганым да, теккәнем дә юк иде. Әйдә, менә шулай эшлә дип өйрәтеп, киңәшләрен биреп торды... Быел техникумга баргач, укытучылар да: “Син боларны каян беләсең?” – дип сорады әле... Мастит төрләре турында без әле бу уку елында гына өйрәндек, миңа инде фермада күпне аңлатканнар иде...

Ләйсән мәктәптә уртача гына укый. Ә менә техникумга кергәч, аның моңарчы “йоклаган” сәләте ачыла: ул инде беренче курсның икенче яртыеллыгыннан бирле “бишле”ләргә генә укый. Яратып сайлаган һөнәр булуы да роль уйнагандыр, билгеле.

–Быел кыш этебез ашамас булды, бик ябыкты, үләр инде дигән идек. Ветеринарларга әйтмәдек, Ләйсән үзе укол-дарулар алып кайтып, тәки терелтте бит, – дип сөенә әнисе. – Берничә ел элек бозавыбызны сырып алган урман бетләрен дә курыкмыйча, аның белән икәү чистарткан идек... Бала чакта көтүгә чыгарга атлыгып торды. Авылдагы бөтен кешенең сыерын таный иде... Әле бит аның сыерын тану өчен авылның теге очындагы кешеләрен дә белергә кирәк бит дип аптырый идем үзем дә...

Бүген һәр йортта табиб, юрист һәм компьютерчы булса, шәп, диючеләр бар. Без, авылда яшәүчеләр бу исемлеккә әле мал табибын да өстибез. Өеңдә үк булмаса, күршеңдә булса да, начар түгел, билгеле. Авылга кайтам дигән һәр кешегә, һәр сүзгә дә сөенәбез бит әле...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл яшьләре