Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сөйгәнегез ташласа, кишер кимерегез!

Ашамлык һәм эчемлекләрне рухи халәтегезгә карап сайласагыз, үзегезне аз гына булса да рәхәтрәк хис итәрсез. Кайчан, нәрсә ашап, нәрсә ашамаска икәнлеге турында менә нинди киңәшләр бирә алабыз.

Ачулы булу. Ачулы һәм үпкәле булсагыз, чәй һәм каһвә эчмәгез, чөнки алар ул хисләрегезне тагын да көчәйтәчәк. Исерткеч эчемлекләр исә — ачу хисенең иң якын дусты. Шулай ук, майсыз ит ашамасагыз да яхшы булыр. Ачулы чагыгызда токмач, икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш, чикләвек ашарга тырышыгыз.

Ялгызлык. Әгәр дә ялгызлык сезнең эчегезне пошыра башласа, помидор, борыч, баклажан, бәрәңге, йомырка ашарга тәкъдим ителә.

Бизү. Әгәр дә күңелегездә төшенкелек һәм борчылу тойгысы бар икән, мондый чакта яшел суган ашагыз.

Сагыш. Әгәр тирән сагышка чумгансыз һәм ул хисегез арта бара икән, дөге һәм шикәр турында онытырга киңәш итәбез.

Үз-үзегезгә ышаныч. Башкалар янында кимсенсәгез, сөйләшүдән курыксагыз, димәк, үз-үзегезгә ышанмыйсыз. Ул вакытта әфлисун, мандарин һәм лимон кешегә ышаныч өсти, өмет бирә.

Гайрәт чигү. Һич уйламаганда дустыгыз сезгә хыянәт итте, эш табу өметләрегез юкка чыкты, сөйгәнегездән аерылдыгыз... Мондый вакытларда кишер ашагыз.

Арыганлык. Әгәр күп эшләүдән арыйсыз икән, табыныгызда борчак ашлары булсын.

Төшенкелек. Әгәр сез төшенкелеккә биреләсез икән, моның дәвасын шоколадтан таба аласыз.

Интернет битләреннән.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр