Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сыерчыклар килделәр, подвалларны да су басты...

Язын елмаеп кояш карый башлауга сыерчыклар кайтканын көтә башлыйбыз. Ясап куйган ояларыбызга урнашырлармы дип кызыксынып күзәтәбез.

Без исә сыерчыклар белән бергә өй асларына, подвалларга су кергәнен дә дүрт күз белән көтәбез. Нинди сәерлек инде бу димәгез. Бу инде сыерчыкларны сагынып көтү генә түгел, җәй буе маңгай тире түгеп үстергән бәрәңге, яшелчәсе, варенье-компоты, тозланган кыяр-помидор, салатлар өчен борчылу. Су керү дигәч тә, ул бит сиңа вакытын алдан хәбәр итеп керми. Күпме генә уяу булырга тырышсаң да зыян салмыйча калмый. Вакытында бар нәрсәне урнаштырып куярга өлгергән очракта да караңгы көзгә кадәр өй асларының дымланып утыруын зыян дими ни дисең?! Ярый да шул зыян өчен иминият акчалары ала алсаң... Анысын да алулары ай-һай авыр шул.
Фото: maxpark

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250