Сыра сатучылар игътибарына!
218нче номерлы Федераль закон нигезендә 2012нче елның 1нче гыйнварыннан сыра сатучы барлык шәхси эшмәкәрләр өчен сыра сату күләме буенча декларация тапшыру кертелә.
Декларацияне шәхси эшмәкәрләр Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырырга тиеш була, ә копиясен алкоголь базарын көйләү буенча Федераль службага җибәрә (Федеральная служба по регулированию алкогольного рынка). Декларация вакытында тапшырылмаса яки ялган мәгълүмат кертелсә, гаеплеләр закон нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.
Декларация тапшыру тәртибен һәм аның формасын алкоголь базарын көйләү буенча Федераль служба (Федеральная служба по регулированию алкогольного рынка) раслый.
Декларацияләр электрон имза куеп, электрон формада тапшырылырга тиеш. Тулырак мәгълүмат алу өчен Дәүләт алкоголь инсекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев