Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сызылып киткән кара мыек

Мыек белән яши башлаганга 38 ел булган икән инде. Бу вакыт аралыгында, мыек алай кара була алмый, буяп йөридер, мыек астында миӊе бардыр, хет бер тапкыр мыексыз йөрер иде, дигән күп сүзләр ишетсәм дә, төптән кырып, аӊа хыянәт итмәдем.

Дөрес, бик озынаеп, авызга керә башласа, яисә кышкы салкыннарда агачка кунган бәс шикелле, боз катса, бераз кыскарткаладым, әмма төптән юк, юк… «Ватаным Татарстан» газетасыныӊ 2015 елныӊ 25 декабрь санында Эльвира Вәлиева әзерләгән «Мыек көч өсти» дигән язманы укыгач, гомер буе мыекны белеп үстергәнмен икән, дип горурланып куйдым әле.

Бактыӊ исә, мыеклы ир-атлар башкалар белән чагыштырганда, эш урынында югары вазыйфага тизрәк ирешә икән. Андыйлар бигрәк тә медицина тармагында күп дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Җәлке, врач булырга укымаганмын. Язма ахырында, мыеклыларныӊ иӊ күбесе психиатрия һәм анестезиология бүлегендә хезмәт куйганнарын укыгач, эчтән генә, «ярый әле, врач булмаганмын», - дип куанындым. Психлар белән эш йөртеп,яисә операция алдыннан кешене йокыга җибәреп, уянмаса, нишләрсеӊ? Шушылай тыныч кына, мыекны сыпырып яшик әле.

Шәмси абзагыз.

Фото: blogspot

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250