Сөйлә, дустым...
Игътибарыгызга Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Нәфисә Акбирова язмаларын тәкъдим итәбез.
ӘБИЕМ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ. Әбием Сәхипҗамал Гомәрова 1924нче елда Бөрбаш авылында Ибраһим белән Гыйльмиҗамал гаиләсендә дөньяга килә. Тик ул бик яшьләй ана назыннан мәхрүм кала. Икенче класста укыганда, 1933нче елны әнисе үлә. Алар өч бала үги әни кулында үсә. Шулай яшәп ятканда, ил өстенә зур кайгы килә: Бөек Ватан сугышы башлана. Әбиемнең әтисе дә сугышка китә. 1942нче елны аның үлгән хәбәре килә. Бу алар өчен бик зур кайгы була. Әбием шулай да җидееллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, фермага эшкә керә. Авылда барлык эш тә хатын-кыз кулына кала. Фермада иртә таңнан алып кичкә кадәр ачлы-туклы эшләгәннәр. Малларга ашатырга булмаган, абзарлар суык, хайваннар ачтан үлгән. Өйгә кайтсалар, ягарга утын, ашарларына ризык, кияргә киемнәре юк. Эшләгән хезмәт көненә акча бирмәгәннәр. Әбием әле бу вакытта бары тик яшь кыз гына булган. Аларның да безнең кебек матур итеп киенәселәре килгән. Ләкин алар түзгән, чөнки илдә сугыш барган. Сугыш еллары булса да, алар авылда төрле концертлар, кичәләр, бәйрәмнәр оештырган. 1943нче елда әбиемне ФЗОга эшкә алалар. Ул Горький шәһәрендә хәрби заводта эшли. Ә 2007нче елның 31нче ноябрендә вафат була. Кызганыч, ул вакытта мин бик кечкенә идем.
ТӨРКИЯГӘ СӘЯХӘТ. Иң алдан безгә бу яңалыкны әтиебез хәбәр итте, самолётка дип алынган билетларны күрсәткәч, мин әле ышанмый да тордым. Без көндезге икедә һавага күтәрелдек. Кичке 5 тулып 45 минутка Анталья аэропортына төштек. Төрекләр бик җылы каршы алды. Без барыбыз да иң кирәкле төрек сүзләрен өйрәнеп килгән идек. Шуңа безгә бер дә кыен булмады. Безне автобус белән Сидэ шәһәрчегенә китерделәр. Ике сәгатьтән отельдә идек. Юлда барганда, мине гаҗәпләндергәне экзотик җиләк-җимеш агачлары булды. Аларның күп төрлелеге хушыңны ала: лимон, мандарин, апельсин, хөрмә, инжир, абрикос, виноград, банан, тагын әллә нинди җимешләр. Икенче көнне иртән ашауга, пляжга киттек. Алда колач җәеп безне иртәнге кояш, иксез-чиксез Урта диңгез көтә иде. Суы җылы, үтә күренмәле, дулкыннарның ярга кагуы, медуза, балыкларның көтүләп йөзүләре безнең өчен гаҗәеп булды. Төшкә кадәр рәхәтләнеп су коендык, кояшта кызындык. Төшке ашка отельгә кайттык. Ашауның төрлелеген санап бетерерлек түгел. Аннан соң аквапаркка бардык. Барысы бер атна ял иттек. Базарларда йөрдек, таң атуын күзәттек. Әлбәттә, якыннарыбызга бүләкләр алдык. Төрекләр белән аралашу аларның гореф-гадәтләрен, милли ашларын, яшәү шартларын төшенүгә ярдәм итте. Минем өчен иң истә калганы океанариумга бару булды. Анда 500дән артык төрле балык: акула, ташбака, скат, кит, дельфин бар иде. Су асты тормышын күзәтү бик кызык булды. Бер атна сизелми дә үтте.
КИЛӘЧӘГЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДА. Тормыш үзгәрә, җәмгыять үсә барган саен, җир йөзендә һөнәрләр саны да арта бара. Һәр кешенең дә һөнәр сайлау буенча үз фикерләре, уйлары бар. Кемдер укытучы булырга хыяллана, ә кайбер кеше күңеленә табиб һөнәре хуш килә. Кайбер кызлар үзләрен балалар бакчасы тәрбиячесе итеп күрә, ә кайбер дусларым заводта эшләргә уйлый, бизнес белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр дә бар.
Мин кечкенә чагымда җырчы булырга хыялландым, чөнки җырларга бик яратам. Сәхнәдә даими чыгыш ясыйм, күп төрле конкурсларда катнашам. Мәдәният йортында үткән вокал дәресләрендә җиде ел шөгыльләндем.
Еллар үткән саен, минем фикерем үзгәрә. Минем хәзер тәрҗемәче яки татар журналисты буласым килә. Бөтен фәннәрне дә яратып үзләштерәм, ләкин үземне тел фәннәреннән көчлерәк дип саныйм. Алда әйтеп үткәнемчә, минем алда ике юнәлеш. Тик нигәдер, мин икесен бер бөтен итеп күз алдыма китерәм. Икесе дә туган телне камил белергә, тиз фикер йөртә белергә тиеш.
Бүгенге көн журналистына нинди сыйфатлар хас? Мин бу турыда еш уйланам. Сорауларымны Бөрбаш авылында туып үскән, озак еллар район газетасында эшләгән, бүгенге көндә башкалада яшәүче авылдашым журналист Лилия Нурмөхәммәтовага бирдем.
- Лилия апа, сез ничек уйлыйсыз, хәзерге көн журналисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Хәзерге заман журналисты гаять тә оператив, хәбәрне тиз тотып алучы, яңалыкны күрә белүче, тапкан материалын шул ук минутта язып, тиз арада киң масштабка чыгара белергә тиеш. Элеккеге журналистика белән бүгенгесе нык аерыла. Бүген журналист социаль челтәрләр белән эшли белергә, киң масштаблы булырга тиеш. Журналистиканың кайсы гына тармагын алма, басма журналистикамы, радио-телевидениеме, социаль челтәрләр белән элемтә булдырып, киң аудитория белән эшли белергә тиеш. Аудитория белән эшли алганда гына уңышка ирешергә була.
- Ә миннән журналист чыгармы?
- Анысын инде киләчәк күрсәтер. Мин журналист булам дип кенә, журналист булып булмый. Аның өчен тумыштан килгән сәләт тә кирәк. Яз син, Нәфисә, туктама! Хыялларның чынга ашуы һәр кешенең үзеннән тора.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, Лилия апа.
ТУГАН ТЕЛЕМ САКЧЫСЫ. Мин гап-гади татар кызы, исемем – Нәфисә. Нәфис – күркәм, чибәр дигәнне аңлата. Ямьле Бөрбаш авылында дөньяга килгәнмен. Туган телем – татар теле. Кечкенәдән татар баласы булуым белән горурландым, газиз телемне яраттым. Әниемнең моңлы бишек җырлары, әбиемнең йомшак итеп “бәбкәчем” дип эндәшүләре минем күңелемне иркәләде.
Тирә-як белән танышуым да туган телем аша барды. Туган телемдә яңгыраган нәфис сүз, җырлар мине әсир итте. Мин кечкенәдән сәхнәгә тартылдым. Туган телемдә шигырьләр сөйлим, халык көйләрен башкарам.
Мин үзем туган тел дәресләрен көтеп алам. Дәресләргә ныклап әзерләнәм. Бигрәк тә, әдәбият дәресләре якын. Чөнки әдәбият дәресләре аша гына халкымның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләрен, үзенчәлеген, милли рухын тоеп, сиземләп була. Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша күңел җәүһәрләрен барлыйбыз. Дәрестән тыш чараларда йола-бәйрәмнәрен күрсәтеп, үткәнен киләчәк буыннарга җиткерәбез.
Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен, кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.
Мин татар мәктәбендә белем алуым белән чиксез бәхетле. Киләчәккә минем хыялларым да зурдан. Мин журналист булырга телим. Моның өчен хәзердән үк әзерләнәм. Төрле бәйгеләрдә катнашам. Әлеге теләк миндә 5 нче сыйныфта укыганда уянды. Туган тел укытучыбыз күршебездә генә торучы Җәлил хәзрәттән интервью алырга кушты. Ул минем кулыма сораулар тоттырды. “Шул сорауларны матур итеп бирерсең. Җәлил хәзрәт сөйләгәнен телефонга яздырырсың”,- диде. Миңа бик тә кызык булды. Әле мин сорауларны үзем дә бирдем. Менә шулай башланып китте минем беренче адымнарым.
Бүген апабыз дәрестән соң тагын миңа эндәште. Конкурс таләпләрен аңлатты. Әгәр мин журналист булсам, туган телне саклау өчен нәрсә эшләр идем? Бу сорау мәктәптән кайтканда да башымнан чыкмады. “Журналист ул – халыкка мәгълүмат, яктылык, нур тарата”, - дигән иде апабыз. Бу сүзләр дә гел исемдә.
Өйгә шул уйлар белән кайтып кердем. Киемнәремне алмаштырып, табын артына үттем. Әбием гадәттәгечә тәмле ризыклар пешергән. Өстәлдә ят ризык та бар. Үзе аксыл, үзе куе. Бабам агач кашык белән ала да, алдындагы сөткә манчып ашый. “Бу кызым, бик борынгыдан килгән ризык. Моны минем әни дә оста пешерә иде. Менә әбиең дә бик булдырып әзерләгән. Кесәл бу, кызым, – дип сөйли башлады бабам. – Солы кесәле тәмле дә бик файдалы да ул. Организмны зарарлы матдәләрдән чистарта, матдәләр алмашын, иммунитетны яхшырта, органнардагы ташларны эретә, кандагы холестеринны киметә”.
Мин дә авыз иттем кесәлдән. Чыннан да, бик тәмле. Әле интернет челтәреннән дә ачып карадым. Рецептлар төрле. Карале, мин үземнең соравыма өлешчә генә булса да җавап таптым түгелме соң?! Татар телен сакларга чакырып гел язып торалар. Күпчелек кеше игътибар да итми. Әгәр дә бик борынгыдан килгән милли ризыкларыбызны әзерләү серләрен газета-журнал битләрендә урнаштырып барсак, өлкән буын бераз уянып китмәсме диюем? Алар бит инде без, оныкларны, тәрбияләүчеләр. Юкса, ак яулыклы әбиләребез “бабушкага” әйләнеп бара. Бары гаилә туган телне саклаучы зур көчкә ия. Гаиләдә туган телгә хөрмәт булса, балалар бакчасында да, мәктәптә дә, җәмәгать урынында да була.
Әйе, ничек үзеңнең телеңне онытмак кирәк. Мин, һичшиксез, туган тел сакчысы булачакмын. Беркайчан да телемне бозып сөйләшмәм. Ул бит минем әби-бабам, әти-әниемнән миңа мирас булып калган тел. Сәхнәдә җырлармынмы, сөйләрменме, яки язармынмы? Әлегә билгесез, ә менә туган тел сакчысы булуым бәхәссез.
Динә Йосыпова эшкәртүендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев