Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сынамышларга ышанасыңмы?

Сентябрьнең беренче яртысына халык сынамышлары

1 сентябрьдә нинди һава торышы сакланса, көз шундый булыр.

2 сентябрьдә җил көньяктан иссә - җылыга, көнчыгыштан - эсселеккә, көнбатыштан - яңгырга, төньяктан - корылыкка.

3 сентябрьдә каен яфраклары саргаеп бетсә, әбиләр чуагы озак була, салкыннар соң килә.

4 сентябрьдә көн кояшлы булса, октябрь дә җылы килә.

5 сентябрьдә кичен томан төшсә, көннәр җылы торыр.

6 сентябрьдә яуган яңгыр коры көз һәм киләсе елга муллык юрый.

7 сентябрьдә төштән соң яңгыр яуса, ул озак вакытлы булыр.

8 сентябрьдә каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр.

9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.

10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.

11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.

12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса - көннәр җылы торыр.

13 сентябрьдә көньяктан искән җил, солы уңышының мул булуы турында сөйли.

14 сентябрьдә кояш кызарып баеса, көннәр суыта.

15 сентябрьдә кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, көннәр бозылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев