Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сыната торганнардан түгел

Кич прогулкага чыккач, Балтачта Җиңүнең 50 еллыгы урамында бик матур пар булып,  тигез, тату яшәгән Дамир белән Гөлсинәгә иярдем. Сүз иярә сүз китеп, Салавыч кызы, бүген район санэпедстанция хезмәткәре Гөлсинәгә әйтәм: әтиегезне хәтерлим бит мин. Архивта эшләгәндә ниндидер йомышы төшеп бүлмәмә кереп утырган иде, бик кызыклы әңгәмә кордык. Шул чакта әтиегезнең җор, тапкыр сүзле, бик гайрәтле йөрәкле кеше булуына хәйран калган идем, дим. Гөлсинә әтисе турында хәтирәләрен уртаклашты.

Әтиебез Гәптрәүф бик авыр Курск сугышына эләгеп, чак исән калган, аягының тубыкны тоташтыручы юан сөяге чәрдәкләнеп беткән булса да, бәхетенә, аксап булса да гел йөреп торды, никадәр сызлануларын бер  үзе белгәндер. Ул техникум белеме белән ветеринария фельдшеры булып эшләде, үзебезнең якын-тирәдә биш авылга һәм колхоз фермаларына хезмәт күрсәтә иде. Җитәкчеләре Сиднев берәр четерекле мәсьәлә килеп чыккан очракта күп белә торган һөнәр остасы дип гел әти белән киңәшә иде дип сөйләп китте. Оптимист рухлы, уен-көлкегә борып, авырлыкны җиңеләйтә белгән тынгысыз холыклы Рәүф абый иң әүвәл колхоз фермаларына хезмәт күрсәткән, аннары әле ул чакта мал ишле асраган хуҗалыкларга йөреп, авыл кешесенең тәҗел-гозерен үти, торалмас инде бу сыер дип хафага төшкән хуҗаларны тынычландырып, чарасын күрә, эш тәҗрибәсенә таянып, һәрвакыт уңышлы ярдәм күрсәтә. 

Олылар белән дә, кечеләр белән дә мавыктыргыч әңгәмә кора белгән Рәүф абыйны эштән кайткач, балалары сырып ала, кайсы мәктәптән кайткан көндәлектәге бишлесен күрсәтеп, кайсы, бозда шуганына масаеп, әтиләреннән хуплау-мактау сүзләрен көтә. Гаҗәеп юмарт күңелле, сизгер йөрәкле, чын ир-егет, игелекле, кайгыртучан ата булган Рәүф абыйның һәркайсына җылы хуплау сүзе  табыла, әнә шулай итеп ул аларны тормышта авырлыкка бирешмәскә, һәрвакыт үз үрнәгендә көчле рухлы, тырыш намуслы кеше булырлык итеп тәрбияли. Иң элек үзе шәхси үрнәк күрсәтеп, кайгыртучан, ышанычлы булып яши  белә утлар-сулар кичкән көчле рухлы фронтовик.

Берзаман сугыш ветераннарына бушлай машина бирелә башлагач, Рәүф абыйга да бу көтелмәгән зур бүләкне алырга өмет  итеп, документларын әзерләп бирә, ни сәбәпледер, һаман аңа чират җитми, инде сугыш кырыенда гына йөргәннәр дә алып бетерде бит, кая монда гаделлек дип офтана. Уллары, без сине машина белән теләсә кая йөртә алабыз бит, юкка офтанма әле, дип әйтүләренә җавап итеп, монда машинасы түгел, игътибары-хөрмәте кыйммәтрәк иде шул миңа дип җавап бирә. Дөрес, аңа дигән машина кайта, Рәүф абый үлеп өч атна узгач, һәм аны башка берәүгә бирергә мәҗбүр булалар. Теге дөнья  дөнья малын кабул итми бит, хәләл көч белән бөртекләп туплаганы да өелеп кала. Инде менә иң хәтәр, иң кайнар казаныннан исән-сау чыгып, үз туган ягында намуслы хезмәт куйган Рәүф абыйның якты дөнядан киткәненә быел җәй 20 ел тула.

Гөлсинә белән сөйләшүне дәвам итәбез. Ул ипле, мөлаем, эчкерсез, ихлас әнисен күңел җылысы белән искә ала, районыбызда стамотолог булып эшләгән, халык бик яраткан ачык йөзле, көр күңелле олы абыебыз Әмир күбрәк әнигә ошаган, апаларым да әнигә тарткан. Ә менә Шамил абыебыз чат әти инде. Тәвәккәл, максатчан, батыр йөрәкле булды, дип сөйли.

Хәтерлим әле, Шамил ВУЗ дипломы алып кайткач, берара исполкомда инструктор булып эшләп алды. Бервакыт икебезне бер авыл советының эшчәнлеген тикшерергә җибәрделәр. Шул вакытта яшь белгечнең ни кадәр принципиаль, таләпчән булуына  хәйран калган идем. Тәҗрибәсе аз булса да, совет тармагында бөтен төр эшчәнлекнең  үзенчәлеген үзләштереп , сорауны конкрет куя белә, күзгә төтен җибәреп, котыла алмыйсың мондый уяу кырыс  тикшерүчедән, тегеләр гаепне танып, кимчелекне тиз арада төзәтергә вәгъдә биреп кала.

Шамил Нәсыйховны егерме җиде яшендә районда бик мөһим тармак сөт-май комбинатына директор итеп куялар. Конторада кәгазь белән шөгыльләнгәнче, монда киң колач белән эшләргә мөмкинлек туар, ичмасам, дип исәпли ул һәм ялгышмый. Элекке җиһазлар туза-таркала барган, сөт эшкәртү көннән-көн авырлашкан бу чорда, комбинатта искиткеч зур күләмле реконстркуция эшләре башлана. Бөтен объектка җәелдерелгән төзелеш эшләре, заманча яңа җиһазлар урнаштырап, аларны көйләп эшләтеп җибәрү яшь җитәкчегә җиңел бирелмәгәндер. Гаять зур оештыру сәләте һәм көчле зиһенле, техник яңарышны, үзлегеннән тирәнтен өйрәнеп, эшчеләр, белгечләр, техник кадрлар, дөрес алымнар беләнг идарә итеп зур уңышларга ирешә. Ярый әле, янәшәсендә ышанычлы, тәҗрибәле баш инженер Илдар Фәйзрахмановка, эш рәтен белгән тәҗрибәле мастерларга  таянып,  көндәлек кергән сөтне  дә сыйфатын бозмыйча кичектергесез эшкәртеп бару өчен бөтен коллектив белән зур мастабта чиксез олы хезмәт куела, катлаулы һәм үтә җаваплы реконструкция эшләрен уңышлы  башкарып чыгу  өчен  көнне төнгә ялгап эшли коллектив. Кырыс һәм таләпчән булса да, аеруча зур тырышлык күрсәткәннәрне гадел бәяләп, күңелләрен дә үсендерә белә Шамил Рәүпович, ташып торган кайнар энергиясен тулысы белән эшкә багышлый. Әнә шул рәвешле күмәк тырышлык белән яңартылган, заманча җиһазланган өстәм цехлар ачылган комбинатта продукция җитештерү күләме генә түгел, аның төрләре дә арта. Чын сыйфатлы сөттән бөтен технология таләпләр югарылыгында җитештерелгән Балтач сырлары республикада гына түгел, хәттә Мәскәүдә дә яхшы яктан таныла.

Тынгысыз холыклы, булдыклы, эшлекле, дөрес юнәлеш биреп, кулай эш шартлары тудырып, оста җитәкче, чын лидер булып танылган  Шамил Рәүповичның үзе бу посттан киткәч, ирешкән казанышлары комбинатта стабильле эш алып барырга  ышанычлы нигез булып калды, аның саллы, күләмле фидакарь хезмәтен беркем дә инкарь итә алмас.

Ә инде бу мәкаләне язарга этәргеч биргән сеңлесе, үзе әйтмешли, әти һәм әнисенең дә әйбәт сыйфатларын сеңдереп үскән сеңлесе Гөлсинә озак еллардан бирле санэпедстанциядә хезмәт куя.  Гаҗәеп тырыш булдыклы, күндәм, өйгә кайткач та хуҗалыкта үзе эш эзләп таба торган тугрылыклы, ышанычлы ире Дамир тәртипле холкы белән дә урамыбызда иң үрнәк ир-егетләрнең берсе. Хатыны белән үзара матур аңлашып ярдәмләшеп, бер-берләренә терәк-таяныч булып  матур яшиләр алар. Гаидә үскән уллары һәм студент кызлары  да сыната торганнардын түгел.

Совет заманының җәмгыять принциплары  иң әүвәл кешене бәяләгәндә аның эштә булдыклы, намуслы, игелекле булуын башкаларга үрнәк итеп күрсәтә иде.  Мин дә шул чор вәкиле буларак, бу язмада җәмгыять файдасына олы хезмәт куйганнар онытылмасын әле, дип яздым.

Фәридә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сезгэ,бик лаеклы гаилэ турында язгансыз. Рэуф абый минем кунелдэ бик батыр кеше булып кереп калган.