Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сыр ясыйк әле!

Балалар өчен дә, өлкән яшьтәгеләр өчен дә бик файдалы ризык бар. Ул - сыр.

Сыр сөякләрне ныгытуга булышлык итә, тән тиресен шомарта, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Кибеттән алганында нинди кушылмалар булуын белеп бетереп булмый, шуңа файдалы ризыкны үзебез әзерлик! Аның бик гади генә ысулы бар.

Бер литр сөткә бер чәй калагы тоз салып кайнатабыз. Сөт кайнаган арада ярты литр 15-20 процентлы каймакка 3 йомырка салып туглыйбыз. Шушы массаны кайнап торган сөткә акрынлап кына агызабыз. Каймак эремчекләнеп өскә калкып чыккач, кәстрүлебезне уттан алабыз һәм эремчекне сөзәбез.

Сөзелгән эремчекне формага кертү өчен савытка салабыз һәм өстенә берәр авыр әйбер белән бастырып куябыз. Савыт урынына эремчекне марляга кысып бәйләргә дә ярый. Ул вакытта да өстенә авыр әйбер бастырабыз. Берничә сәгатьтән тәмле сыр әзер була!

 

Фото: olivka.net

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/Sir-yasiyk-le-313246/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев