Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сыра – алкогольме, түгелме?

Илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сыраны алкоголь дип исәпләргә кирәкми дип тәкъдим иткән иде.

Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко бу тәкъдимгә каршы чыкты. “Ил президенты Владимир Путин безнең өчен төп максат – кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, үстерү диде. Сәнәгать министрлыгының тәкъдиме оятсыз, әдәпсез рәвештә моңа каршы бара”, – дип, каты дәгъвасын белдерде илнең элекке баш санитар табибы.

“Сыра исерткеч эчемлек дип исәпләнми икән, әйдәгез, аны мәктәп буфетларында сатыйк, балалар бакчаларында компот урынына бирик. Бу тәкъдимне кертүчеләр – кабәхәт кешеләр. Аларның исем-шәрифләрен белгәч, ил халкына карата нәфрәт өчен судка бирәчәкмен”, – дип вәгъдә итте Онищенко.

Депутат әйтүенчә, 2011 елга кадәр, әлеге эчемлекне алкогольгә тиңләгәнче, сыра алкоголизмы илдә беренче урында барган. Наркологларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге дә алар булган, дип яза Өмет.  

Автор: Сафина Язгөл
Чыганак: ТАСС
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыра