Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сызымнардан торган хезмәт юлы

«Мелиоратор» Балтач оешмасында аның хезмәт юлы сызымнардан, кәгазь эшеннән торса да, елгалар аша төзелгән күперләр һәм башка күп кенә эшләрдә аның өлеше зур.

Нинди генә төзелешне алсак та эш иң беренче чиратта фундамент салудан түгел, ә кәгазьгә сызымын сызып, аны проектлаштырудан башлана. «Мелиоратор» Балтач оешмасында җитештерү-техник бүлеге (ПТО — З. Ф.) инженеры булып егерме елдан артык эшләүче Раиф Закировның да сызымнары аша районыбызда күперләр, чишмәләр эшләнгән, ә элегрәк ул прораб буларак зур-зур биналар төзелешендә дә катнашкан кеше.

25 декабрьдә 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Раиф Рәис улы белән хезмәт юлы һәм гаиләсе турында сөйләшеп алдык.

— Мин Иске Салавыч авылында туып-үсеп, шунда белем алган кеше. Мәктәптә укыган вакытта ук математика, геомет-рия, алгебра фәннәрен бик ярата идем. Сызымнар сызу да җиңел бирелә иде. Югары сыйныфларда укыганда төзелеш институтына укырга керергә дигән уй туды. Ул чакта сыйныфташ егетнең абыйсы төзелеш институтында белем ала иде, аның чакыруы һәм күңелдә булган кызыксыну буенча да унынчы сыйныфта белем алганда КИСИга ачык ишекләр көненә бардык һәм мәктәпне бетергәч, өч сыйныфташ егет шунда укырга кердек. 1986 елда төзелеш факультетын тәмамлап, кулга дип-лом алгач, Шәмәрдән бистәсендәге хуҗалыкара төзелеш оешмасына мас-тер булып эшкә урнаштым. Анда ике ел ярым эшләгәч, Шәмәрдәндәге икенче номерлы ПМКга күчеп, аның Балтачтагы филиалында 1996 елга кадәр эшләдем. Ул филиал КП «Строитель» оешмасына әйләнгәннән соң, анда инде прораб буларак хезмәт куя башладым. КП "Строитель«дә эшләгәндә Чепья хастаханәсен салдык, мин анда башыннан ахырына кадәр катнаштым. Аннан СПТУда тулай торак, актлар залы төзедек. Нариман урамындагы күпкатлы йортлар төзелешендә дә прораб буларак эшләрне оештырып йөрдем. Ул вакытта мин төзелешнең эчендә кайнап яшәдем дисәм дә ялгыш булмас. 2001 елдан мине ПТО эшләрен алып барырга билгеләделәр. 2003 елда ул оешма бетте һәм «Мелиоратор» Балтач оешмасында эшли башлагач та мин шул вазыйфада калдым. Биредә инде мин сызымнар сызып, сметалар төзү белән шөгыльләнәм, — дип хезмәт юлы белән таныштырып узды Раиф Закиров. 

«Мелиоратор» Балтач оешмасында аның хезмәт юлы сызымнардан, кәгазь эшеннән торса да, елгалар аша төзелгән күперләр һәм башка күп кенә эшләрдә аның өлеше зур. Сызымнарны сызар, планлаштырыр өчен дә бүтән җирләрдәге объектларны барып карау, өйрәнү дә аның вазыйфасына керә. Һәрбер төзүченең йөзе булып үз йорты тора. Чөнки ул аны һәрбер нечкәлеген уйлап, төзүче буларак планлаштырып эшли. Закировлар гаиләсенең дә үзләре өчен якын һәм кадерле булган шундый йорты бар.

Раиф әфәнде белән тормыш иптәше Вәсилә ханым ике кыз тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә ике оныклы бәхетле әби-бабай булып яшиләр. Олы кызлары Алсу әтисе юлын сайлап, төзелеш институтында укып чыгып, сметалар төзүче булып эшли. — Ярдәм сорап шалтыраткан вакытлары да була, киңәшләремне биреп, булышырга тырышам, — ди Раиф абый. Ә төпчекләре Зилә энергетика юнәлешен сайлый.

60 яше ишек шакыган көннәрдә Раиф әфәнде артка борылып карап башкарылган кадәренә риза булып, бүгенге көндә булган гаилә бәхетенә сөенеп, эшендә хөрмәткә кинәнеп, алга ныклы адымнар белән атлап яши. Күңел түрендә йөрткән уй-хыяллары тормышка ашып, һәрбер көннең матурлыгына сөенеп яшәргә язсын аңа.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев