Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сүзем эт тешләү турында

Кем ничектер, әммә мин эт тешләүдән куркам. 5-6 классларда укыган чорда, балык тоткан җирдә, сарык кадәр эт «арт як»ны дусларча эләктергәч, суга ук төшеп киткәнемне әле дә онытмыйм.

Этне яратмыйм, дип әйтмим, кечкенәдән эте булган дус малайларга кызыгып үстем. «Эт алыйк» дигән берничә мөрәҗәгать җавапсыз калгач, бу хыял күӊелдә генә калды.
Инде тормыш корып, үзем баш булгач, эт тотып карадым. Ләкин нигәдер, ул вакытта торган өй нигезенә эт килешмәде. Йә юкка чыкты, йә үлде, хәйран акчага алган нимес овчаркасы баласы да, бик тәрбяләргә тырышсам да, җан-тәслим кылды. Сүзем эт тешләү турында иде бит…
Менә кичә дә дөм караӊгы, капка төбендә машина янына чыгып, ишеген ачыйм дисәм, бүрәнә шикелле түгәрәк, үзе кечкенә бер җан иясе аяк очын исни башлады. Хәйран курыктым, «кит», «фу» дип берничә тапкыр каты итеп әйтеп тә карадым. Башны: «моӊа тибеп җибәрсәм, аякка ябыша инде», дигән фикер бораулый. Бәхетемә, тыелып калдым, кан кою булмады, эт белән талашмыйча-сугышмыйча аерылыштык.
Хәйран гомер кичергән олы кешенеӊ кичерешләре мондый булганда, кечкенә балалар психикасына кисәк килеп чыккан «нәни дусларыбызныӊ» тәэсире ничек булганын чамаларга була. Мәктәпкә барганда, аннан кайтканда хәзер караӊгы, укучыларга юлда йөргәндә җиӊел түгел, кайберләре бер үзе дә кайта. Сүземнеӊ йомгагы шул: мине куркыткан шикелле хәл килеп чыкмасын өчен урамга бәйсез этләр хуҗа булмасын, эт асраучы кешеләр үзләре тәрбиягә алган дүрт тәпиле дусларын бәйдә тотсыннар, хуҗасыз килеш урамда йөрергә юл куймасыннар иде.
P.S. Интернет сәхифәләрендә Түбән Кама районы Кама Аланы поселыгында 9-10 ноябрь көннәрендә бәйсез эт кич белән укудан кайта торган 10 баланы тешләгәне турында хәбәр иттеләр. Бездә дә мондый хәл булмас, дип кем ышандыра ала?
Фото: http://nasha-druzhkovka.ru/gazeta/51-ot-22-dekabrya-2010-g/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250