Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Таң ата да кич була, ЕСИА һаман онытыла

ЕСИА аша эшләү вакытны да янга калдыра, мәгълүматлы да булып торасың

Ул ЕСИАның кертелүенә инде хәйран вакытлар узды, тик һаман да безнең район теркәлү буенча республикада артта сөйрәлә. Бу нилектән шулай дисезме? Бу сорауны  үз-үзебезгә биреп карага кирәк – әйтеп тә тыңламаганга күрә. Югарыдагы һәр җыелыш саен диярлек ЕСИА хакында сүз булмый калмый. Әлеге юнәлешкә җаваплы район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча  урынбасары Илшат Галимуллин даими аңлатып тора. ”Иптәшләр, бер авырлыгы да юк, – ди ул. – Һәр оешманың кадрлар бүлеге гаризалар тутыртып ала да,  күпфункцияле үзәккә илтеп кенә бирә. Белгечләребез теркәлү эшен үзләре башкара, сездән шәхси мәгълүматлар гына кирәк. Үзегезгә барып йөрергә кушмыйбыз бит”. Юкса, ЕСИАга теркәлү һич кенә дә зыянга түгел, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта гына башкарырга  мөмкинлек бирә. ЕСИА үзе дә  идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы дип атала. Әти-әниләр өчен бигрәк тә уңайлы, балалар бакчасына чиратка басарга, бакча өчен түләүләрне башкарырга, төрле юнәлештә субсидияләр алырга, мәктәпкә, техникум, я булмаса колледж, һ.б. укырга керергә, язылышырга гариза ( пошлинага 30 процент ташлама белән) бирү өчен, шул  ук 30 процент  ташлама машина йөртү таныклыгы алганда яки алыштырганда, транспортны теркәгәндә, паспорт һәм дә  чит ил паспорты алганда да  каралган.  Салымнарны да ЕСИА аша тикшертергә, түләргә, декларация тапшырырга була, киләчәк пенсияңне дә исәпләп карый аласың, пенсиягә кирәкле гаризаларны да  әлеге система аша гына башкарып була, шулай ук Ана капиталы алу мәшәкатьләрен дә электрон вариант аша гына да хәл итеп була, диләр. Җир участогы алуга, судка булган гаризаларны да биредән генә язарга мөмкин. Кыскасы, барлык нечкәлекләренә дә төшенә алсаң, бик уңайлы һәм җайлы.

- Шәхсән үзем һәрбер түләүләрне дә диярлек ЕСИА аша башкарам, –  ди Балтачта яшәүче Фирдүс Шакиров.– Анда хәтта табибка чиратка да язылып була, көне, вакыты, барысы да ачык күренә. Шулай ук табиб юлламаларын да шуннан гына алырга мөмкин. ЕСИА аша эшләү вакытны да янга калдыра, мәгълүматлы да булып торасың.

Вакыт дигәннәрең хәзерге заманда болай да кысан, шуңа күрә, түләү, чират дигән мәшәкатьләрне киметик, җәмәгать (ай ахыры якынлашуга баш калкыта торган мәшәкатьләр инде ул), ЕСИАга күчик тә, түләүләребезне электрон вариантта гына башкарып (компьютердан, ноутбуктан, хәтта телефоннан да эшләп була хәзер) көн күрешебезне бераз җиңеләйтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕСИА