Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табиб-травматолог кышын була торган иң куркыныч имгәнүләр турында кисәтте

Яңа ел бәйрәмнәрендә күп очракта актив ял вакытында яки пиротехника белән саксыз эш итү сәбәпле имгәнәләр.

Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар актив ял яки пиротехника белән саксыз эш итү вакытында алынган имгәнүләр белән хастаханәгә ешрак мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиб-травматолог Булат Зыятдинов сөйләде.

«Пиротехника белән бәйле мөрәҗәгатьләр бик күп, бигрәк тә кулда петарда шартлау сәбәпле микрохирургия бүлегенә килүчеләр шактый була. Шулай ук безнең гражданнар фейерверк нигә атмады икән дип, барып карарга мөмкин ... Алар белән инде офтальмологлар очраша», - диде спикер.

Зыятдинов Яңа ел бәйрәмнәре чорында юл-транспорт һәлакәтләре саны артуын да билгеләп үтте һәм татарстанлыларны кышын юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга, автомобильләр арасындагы дистанцияне һәм имин тизлек режимын сакларга чакырды.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: травмалар имгәнүләр