Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табигать кочагында экологик дәрес

Быелгы көз озакка сузылган җылы, матур көннәре белән истә калыр, мөгаен. Шундый көннәрнең берсендә без, башлангыч сыйныф укучылары белән, көзге табигатькә экскурсиягә бардык.

Максатыбыз: табигать кочагында экологик дәрес үткәрү иде. Шул максаттан чыгып бурычлар да алдык: ылыслы агачларны таный белергә, урында ориентлаша белү күнекмәсен тикшерергә, матурлыкны күрә һәм аны саклый белергә, туган якка мәхәббәт тәрбиләргә. Укытучы Фирдания апалары укучыларга бик үтемле итеп ылыслары һәм күркәләре буенча чыршы һәм нарат агачларын аерырга, урындагы билгеләргә карап ориентлаша белергә өйрәтте, абаганың споралар ярдәмендә үрчүен күрсәтте. Аннан соң ни өчен урманнарны планетаның яшел үпкәсе дип йөртүләре хакында фикер алыштылар. Соңыннан саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, табигать кочагында фотосурәткә төштек.Кайтканда балалар бертавыштан: "Исәнме, Көшкәтбаш, без кайтабыз!"-дип шатланышып кычкырдылар. Шушы сүзләрне ишетү үзе зур куаныч инде. Ә иң куанычлысы шул булды: 3 нче сыйныф укучылары Фатихов Азамат белән Хисамиев Әлфис киләчәктә авыл уртасына зур парк төзергә хыялланулары турында әйттеләр. Хыяллану кирәк. Һәрбер зур, игелекле эшләр хыялланудан, планлаштырудан башлана бит. Алдыбызга куйган максат һәм бурычларыбызга күпмедер дәрәҗәдә ирешкәнбез дигән нәтиҗәгә килдек без.

Гульнара Рахматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология