Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табигатьне кайгыртканнарга акчалата бүләк

Татарстанда табигатьне саклау кануннары бозган фактлар турында хәбәр иткән кешегә акча бирәләр. Моңарчы 1 мең сум түләнгән булса, ә 2016 ел башыннан 1.5 мең сум тәгаенләнгән.

Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде. Рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу (туфракның уңдырышлы катламын бетерү) турындагы хәбәрләр өчен дә акча түләнә.

Хилафлыкларны фотога йә видеога төшереп, Министрлыкның интернет кабулханәсе (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm) аша eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр җибәрергә яисә Министрлыкка үзең килеп тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә Интертат.ру

Фото: novostikratko

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250