Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табигатьнең нинди көяз чагы!

Табигатьнең нинди көяз чагы! Аллаһ биргән мең дә бер төсе!

*. *. *
Җәй уртасы Кызыл келәм булып,
Мәмрәп пешкән сусыл җиләге.
Җаны булган кеше иренмичә җыйса,
Ә дигәнче тулар чиләге.


Табигатьнең нинди көяз чагы!
Аллаһ биргән мең дә бер төсе!
Әллә кайдан җанга үтеп керә
Зәңгәр мәтрүшкәнең хуш исе.


Тау битләре,болын,иңкүлекләр...
Урак өсте бүген шундадыр.
Чык кипкәнче,таңнан торып барсаң,
Җиләк белән чиләк туладыр.


Үзе тәмле,үзе шифалы да,
Авызларда эри шул җиләк.
Бигрәк мулдан булды бит быел
Аллаһыбыз биргән бу нигъмәт.


...Җәй җәймәсен җәйгән.Нинди муллык!
Мең төс,мең ис- аның бизәге.
Рәхмәтеңне әйтеп җый син,соклан,
Аллаһымның шушы биргәнен.


...Зәңгәр мәтрүшкәләр белән өйгә керер
Салкын кышта җәйнең бар яме
Тәнгә - җанга шифа булып күчәр
Сусыл җиләкләрнең бар тәме.



Илсөя Һадиева
Кариле авылы
Фото Нәсыйхов Әмир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев