Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табигатьне саклап калыйк

«Россельхознадзор»ның территориаль идарәләре 2011нче елда ил буенча 14535 чүплек ясалган 25374 гектар җир булуын ачыклады. Гомуми мәйданы 19327 гектарга җәелгән 11664 чүплек рөхсәтсез рәвештә барлыкка килгән.

Татарстан Республикасы Президентының 2012нче елның 27нче гыйнварында кул куйган Указы нигезендә, җир турындагы законнарның бозылуына юл куймау максатыннан, быелның апрель аеннан июль аена кадәр Арча, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Кукмара, Саба, Теләче районнарында авыл хуҗалыгы җирләрен куллануны тикшерү бара. Тикшерү барышында пестицидлар, агрохимикатлар белән эшләү, җирнең уңдырышлы-лыгын саклау һәм баету, мелиоратив җирләрнең торышын, уңдырышлы катламын үзбелдеклелек белән алу, күчерүгә игътибар ителә. Тирә-як мохиткә һәм кешеләргә зыян китерерлек гамәлләргә юл куймау, җирләрне көнкүреш һәм җитештерү калдыклары белән пычратмау чаралары күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250