Табигатьне саклау буенча җәмәгать тыңлаулары
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе хәбәр итүенчә, хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында идарә тарафыннан республика территориясендә 2017-2018 елларның ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләү материаллары әзерләнә.
Дәүләт экология экспертизасына материаллар әзерләү кысаларында 2017 елның 22 мартында 10.00 сәгатьтә Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42 йортта (администрация бинасында) Балтач муниципаль районы башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрә.
Материаллар белән Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең рәсми сайтыннан (http://ojm@tatar.ru) танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев