Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табигатьне саклаучылар, яшелләндерүчеләр

Урманчылар тарафыннан бик күп эшләр башкарыла

Һәр елны сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Матур гадәт буенча быел да урманчылар көне алдыннан Балтач урман хуҗалыгының баш урманчысы Фәргать Һадиев белән очрашып сөйләштек.

– Коллектив һөнәри бәйрәмебезне лаеклы каршылый, безнең эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да күрсәткечләребез яхшы. Балтач урман хуҗалыгы урманнарны тәрбияләү, кисү бурычларын тулы күләмдә үти, урманнарны торгызу, саклау чараларын да еш үткәрәбез, – дип сүз башлады баш урманчы.

Бүгенге көнгә Балтач урман хуҗалыгында урманнар 14 мең гектар мәйдан били, бу 157 квартал дигән сүз. Урманнар районда гына түгел, Саба, Арча, Кукмара районы, Мари Иле Республикасы һәм Киров өлкәсе җирлегендә дә урнашкан.

Урманчылар тарафыннан елның-елында бик күп эшләр башкарыла: карт агачларны кисү, элегрәк утыртылган посадкаларда агачларны сирәгәйтү, яңаларын утырту, халык өчен кирәкле материаллар җитештерү төп хезмәтләрдән санала.

Тармакның өстенлекле бурычларының берсе – урманнарны торгызу, ди баш урманчы. Бүген районда кар саклагыч урман полосалары утыртылмаган юллар бөтенләй юк. Урман хезмәткәрләре эрозиягә каршы көрәш тә алып бара. Агымдагы елда урман хуҗалыгында 67 гектар мәйданда, гектарына 3500 төп үсенте, ә колхоз җирләрендә 40 гектарда, гектарына 3800 төп яшь үсентеләр утыртканнар.

– Үсентеләрне Килидәге питомникта үстерәбез, биредә эшләүче кызларыбыз тырышлыгы белән елына 500 меңнән артык үсенте үстерелә. Без үстергән яшь нарат, карагай, җиләк-җимеш агачлары Балтачыбызны бизәп тора! Язын һәм көзен агач утырту көннәре оештырыла, – ди Фәргать Һадиев.

Һәр эшнең уңышы, иң элек, аны башкаручыларга бәйле. Ә бу нисбәттән урман хуҗалыгы коллективы үз хезмәткәрләре белән лаеклы горурлана ала. Үз эшләренә тугры булган Фәргать  Әкбәров, Тәүфыйк Камалов, Марсель Низаметдиновлар зур тәҗрибәгә ия хезмәткәрләр, яшь кадрлар өчен чын өлге булып торалар. Райондашларыбыз тәмле төшләр күреп, тыныч кына йоклаганда, инде байтак хезмәт башкарырга өлгергән, көн-төн белән исәпләшми урманнарыбызны яңарту, чистарту, туган төбәкнең экологиясен яхшырту юнәлешендә бәһаләп  бетергесез хезмәт башкарган баш урманчы Фәргать Һадиев та тырыш, максатчан җитәкче.

Табигать саклау, яшел-ләндерү юнәлешендә армый-талмый хезмәт куючы урманчыларыбызга ныклы сәламәтлек, имин еллар, бетмәс-төкәнмәс энергия, һәр башлангычларында уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигать