Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табигатьтә — кунакта

Күптән түгел көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белү, соклану хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме белән табигатькә экскурсиягә чыктык.

Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Тәрбияче апалары ярдәмендә балалар агачлар, кошлар турында белемнәрен ныгыттылар, аларны кадерләп сакларга кирәклеген төшенделәр. Сабыйларыбыз төрле-төрле яфраклардан букет та ясадылар. Көзге табигатькә хозурландылар, күңелле ял иттеләр. Саф һава сулап, кошлар сайраганын тыңлап, көзге матурлыкны күңелләренә сеңдереп кайттылар. Соңыннан күргәнннәребезне тасвирлап рәсемнәр дә ясадык.
Рәсемдә: Көзге гүзәллек патшалыгына кунакка килгән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250