Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәбрикләү сүзе

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!

Чын йөрәктән барчагызны да нурлы һәм якты бәйрәм — Христосның яңадан туу көне, Пасха бәйрәме белән тәбрик итәм.

Бу көнне дөньядагы барлык христианнар игелек, гаделлек, кешелек-лелек кебек төп рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерүче бәйрәмнәрнең иң мөһиме, иң күркәме дип саныйлар. Язның бу матур бәйрәме киләчәккә өметләрне яңарта, кешеләр күңеленә изге хисләр, мәхәббәт һәм мәрхәмәт иңдерә, бер-береңә карата игелекле, гадел булырга өнди. Гомумән, христианнар, мөселманнар һәм башка дин тотучылар арасындагы үзара ихтирамлы мөнәсәбәтләр, җылы багланышлар алга таба да җәмгыятебездә хезмәттәшлекне, үзара татулыкны үстерүгә зур этәргеч булсын. Бәйрәм белән сезне.

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев