Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тагы янгын!

Бу юлы психоневрология интернатында.

Иртәнге сәгать 10нар тирәсендә ашыгыч хезмәтләргә Благовещен районындагы психоневрология интернатында янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, хәвефле зонадан 48 кеше эвакуацияләнгән. Янгын вакытында зыян күрүчеләр юк.

Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр, коткаручылар отряды, полиция һәм “Ашыгыч ярдәм” бригадасы килгән. Бинаның икенче катында “кызыл почмакта“ 1,5 квадрат метр мәйданда кәнәфи януы ачыкланган.

Янгын 10:05 сәгатьтә оператив рәвештә сүндерелгән. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип яза Кызыл таң.

Фото: Горобзор.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын