Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тагын бик күп райондашларыбыз “Хезмәт”ле булды

18нче декабрь көнне район почта бүлекчәсендә "Абунәчеләр көне" үткәрелде. "Хезмәт"ебезгә язылучылар арасында да бик күп бүләкләр уйнатылды.

Почта фойесында чәй кайнап торды, Ләйсән апа Садыйкова табада коймак чыжлатып, "Хезмәт"леләрне дә, газетабызга язылучыларны да сыйлап торды.
Янәшәбездә почта хезмәтенең патриот ветераннары Әлфинур апа белән Гөлнур апа да райондашларыбызны матбугатка яздыртты. Балтач халкының матбугатка күпләп язылуларын күзәткәннән соң, укымышлы бездә халык дип куанып куясың.

Абунәчеләребезгә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, әйткән теләк-тәкъдимнәрегезнең көчтән килгәнен үтәрбез, дип ышандырабыз.

"Хезмәт"ебезнең төп призы булган уенчык маймыл белән бананны Илсөяр Камалиева отты. Илсөяр ханым Балтач бистәсенең Зоя Космодемьянская урамында яши, "Агрохимсервис"та бухгалтер-кассир булып эшли. Алтын куллы тормыш иптәше Илфат әфәнде белән бер кыз, бер ул үстергәннәр, уллары Ильнар Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, әтисе белән йортларга евроремонтлар ясый, кызлары Лилия медицина юнәлешендә белем ала. Тормышлары җитеш, бөтен, уңган-булган, тату гаилә диләр алар турында.

Камалиевлар гаиләсе газета-журналлар укырга бик ярата, бу юлы да 2000 сумнан артык матбугатка язылганнар. Редакциягә төп призны алырга килгән Илсөяр ханым: "Хезмәт"кә бер елны да язылмыйча калган юк, районның патриоты булган кеше "Хезмәт"не укымыйча каламый", дип белдерде. Бу җылы фикерләүгә без бик нык куандык, бүләгебезнең шушындый күркәм гаиләгә насыйп булуына сөендек.


Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз:Тагын бик күп райондашларыбыз "Хезмәт"ле булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250