Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тагын унбиш райондашыбыз Россия паспорты иясе булды.

2015 елның 26 март көнендә ундүрт яшькә җиткән, унбиш райондашыбыз Россия паспорты иясе булды. Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга Балтач ЗАГС бүлегендә тантаналы итеп тапшырдылар.

Миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Минһажева Ф.Ф. үсмерләргә матур теләкләрен юллады. Укучыларга Россия Федерациясе граҗданының иң төп документын тантаналы рәвештә район ветереннар Советы рәисе Абдуллин Рифат Абдулла улы тапшырды, ул һәр укучыга матур теләкләрен җиткерде.
Паспорт алган яшь балтачлылар өчен Рәсәй Федерациясенең гимны башкарылды. Киләчәктә укучыларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250