Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тагын яшен сугып үтергән...

Әле үткән атнада гына 13 яшьлек бер малайны тоз күлендә су коенганда яшен суккан иде, бу көннәрде Туапседа диңгездә коенучы 39 яшьлек Пенза ир-атын яшен суккан. Ул да диңгездә булган.

Безне кечкенәдән үк яшеннән качарга өйрәттеләр, я караңгы урынга керәсе, я идәндә генә утырып торасы һәм белгәннәреңне укып кулларыңны, аякларыңны, бөтен гәүдәңне сыпырасы. Үә лә хәүлә үә лә куәтә иллә билләһил-галийил-гаҙыйм, дип әйтергә кушалар иде. Дөрестерме-юктырмы, без шулай өйрәнеп үстек.

Хәзер инде догалар китапларда да, интернетта да күп, арада укымышлы кешеләребез дә җитәрлек, алардан да сорап була. Тик менә хәзерге яшь буын яшеннән бик саклану ягын карамый, гадәти табигать күренеше дип кенә саный, өстәвенә, сакланган кешедән көлгән була. Сакланганны саклармын дигән Аллаһы Тәгалә, дип белми әйтмәгәннәрдер. Әбиләр яшен килүгә телевизорларны, суыткычларны өзеп куя, шарлы яшен кермәсен дип тәрәзәләрне яба, хәтта телевизор, көзге өсләренә җәймә элә иде.

Хәзер кая анда, телевизор да эшләп утыра, компьютер да сүндермәгән, тәрәзәләр дә җилли. Әйтерсең лә, яшен тоткычлар куелган. Дөрес, үзләре ясап куючылар да бар, әмма тиешенчә җитештерелгәне берсе-берсе 500 мең сум тора икән аның... Кирәкле, файдалы әйбергә бәя куя беләләр тагын...

Яшенләгәндә урамда батыраеп йөрүчеләр дә күренә. Һәркемнең үз эше, анысы, әмма саклану кирәк. Яшенләгәндә, күк күкрәгендә түбәндәге доганы уку зыянга булмас. Ял итәргә баручыларга да бу доганы киңәш итегез. Мин менә бу атнаны ял итәргә китүче якынннарыма әлеге доганы ватсап аша атып куйдым.

"Әллааһүммә ләә тәкътүлнәә бигадабикә вә ләә түһликнәә би газәәбикә вә гаафинәә каблә зәәлик".

Яки бу дога укыла:

سُبْحَانَ الَّذِي يُسَبِّحُ الرَّعْدُ بِحَمْدِهِ وَالْمَلَآئِكَةُ مِنْ خِيفَتِهِ

"Сүбхәәнәлләзии йүсәббихүр-рагъдү би хәмдиһии вәл-мәләә-икәтү мин хыйифәтиһ".

(Дога биредән алынды:intertat.tatar)

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев