Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тагын җылыта: кыш-кыш, ә менә җәе ничек булыр?

Халык синоптигының аномаль кышка һәм соңга калып киләчәк җәйгә үз фаразы бар.

Киләсе атна башында тагын җылыта. Республикада тотрыксыз һава торышы саклана. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, бүген-иртәгә кар-буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә. Бүген көндез 1-6 градус, төнлә 8-13 градуска кадәр суыта. Урыны белән кар явачак.

Яллардан соң, һава торышы җылына. Белгечләр республика кабат «төньяк-көнбатыш циклонның һәм аның атмосфера фронтларының җылы секторында калачак», дип белдерә. Дүшәмбе көнне кар, урыны белән карлы яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал. Юлларда шулай ук көчле бозлавык барлыкка киләчәк. КФУ профессоры Юрий Переведенцев аномаль җылылык аркасында Казанда Крещение салкыннары булмаска да мөмкин, дип хәбәр итә.

Без исә газетабызның якын дусты, Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиевка шалтыраттык. Тәҗрибәле синоптикның быелгы һава торышына үз фаразлары бар.

– Гыйнварның 15 көне дә җылы тора, бу җәй булмый дигән сүз инде, димәк, июль ае начар килә. Крещениегә – 20нә таба суык бирсә яхшы. Ул вакытта барыбер бераз суыта. Гадәттә июльнең 20нән соң бер атна эссе булып ала. Сабан ашлыгын өлгертеп бетерә, аннан урып-җыюга да күп калмый. Башаклар пешәргә бер атна җитә. Алай булмаса, урын-җыю начар була инде. Сабан ашлыгы өлгереп җитми, урак эшләре соңга кала. Яңгырлы булса, төптән яңадан чыгара башлый. Азаплый торган була.

– Кар бик аз, уҗымнар нишләр икән?

– Уҗымга зыян булмыйча калмас. Арышка зыяны юк, көзге бодайга зыяны булган булырга мөмкин. Чөнки  кар булганчы ук шактый катырган килеш торды. Аның зыяны булырга мөмкин. Кар булса, тамыр системаларын саклый бит. Болай килсә, язга әйбәт түгел. Былтыр хәтерләсәгез, февральдән яз килде, март  һәм апрельнең башы җылы булды. Карлар беткәч, берзаман апрельнең икенче яртысында 4-5 көн 12-13 градуслы суыклар торды. Шуннан бу суыкларда арыш уҗымы (арыш уянган иде) үлде. Аннан май башында 30 градус эссене булды.

– Быел ниләр көтелә, Әмир абый?

– Крещение суыгы булса, бик әйбәт. Бик суык булырга ошамаган инде. Тагын суыклар март-апрельгә калса, майның беренче өлеше, чәчү вакытында азаплар ул. Чәчүгә чыкканда килер дә явар, килер дә явар. Чәчүне тоткарлар. Майның икенче яртысында тагын корылык. Ноябрьне искә төшерсәгез, 20нән башлап, ун көн буе аяз торды. Бу бик кирәк вакыт, май ае азагында печәннәр үсә торган вакыт. Декабрьдә үзе җылы булды, явым-төшем юк. Бу июнь өчен шулай ук әйбәт түгел. Узган ел җәй көне күләме буенча, явым-төшемнәр явып бетте. Җәй яңгырлы булгач, кышка кар калмады.  Чын карларны февраль-мартта көтәбез.

– Чын карлы кыш килерме?

– Була-була, соңгарак кына кала. Җәй яңгырлы булмаган булса, болай булмый иде. Мин аны бик яхшы хәтерлим, икенче кат печәнне чапканнан соң, атна буе җыя алмадык, яңгыр яуды. Көз көнендәге явым-төшем дә җәй көне явып бетте безнең.

– Кышкы аномаль җылылык алга да арта барырмы? Кыш хәзер гел җылы килер шикелле бит инде...

– Икенче ел инде шул хәл. Безнең климатның капризлары 2010 елгы корылыктан башланды. Хәзер 10-11 ел үткәч, шушы капризлар бетәргә тиеш. Әмма быел да, киләсе ел да шулайрак булыр әле. Бер-ике елдан гына үзенең элекке эзенә төшәр. Быел гына түгел, алдагы җәйдә дә матур җәй көтелмәс дип уйлыйм. Җәй бит хәзер август-сентябрьгә калып бара. 

http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев