Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тагын йокы темасы: Интернет йокының сыйфатына ничек тәэсир итә?

Йокының җитәрлек һәм сәламәт булмавына китерә торган бик күп факторлар бар. Мәсәлән, Италия галимнәре Интернетның кеше йокысына тискәре йогынтысын ачыклаган.

Алар 5500 кеше катнашлыгындагы "German Time Use Survey" сораштыруы материалларын анализлаган. Анда катнашучылар өч көн дәвамында 10 минутлык интервал белән үзләренең башкарган гамәлләрен язып барырга тиеш булган. Анализ нәтиҗәсендә югары тизлектәге интернетны актив кулланучыларның башкаларга караганда 25-60 минутка азрак йоклавы ачыкланган. Бу бигрәк тә 18 яшьтән 30 яшькәчә кешеләрдә күзәтелгән.

Интернетта утыру кешенең йокы вакытын гына киметеп калмый, шулай ук аның сыйфатына да йогынты ясый икән. Виртуаль киңлекләрдә еш сәяхәт итәргә яратучылар төннәрен бик еш уянып, аннары йокыга китә алмый интегүдән зарланган. Кайберләре, бик яшь булсалар да, хроник йокысызлыктан интегә икән. Шуңа карамастан, Интернет сөючеләр йоклар алдыннан гаджетларда утырып алу гадәтен ташлавы кыен булуын билгеләп үткән.

Әйе, күпләр социаль челтәрләрдә яңалыклар белән танышмыйча, тынычлап йокыга да китә алмый. Бу үзенә күрә бер йокы алды йоласына әверелде дисәң дә була. Ә бәлки бу гадәтне сәламәт йокы өчен файдалы башка гамәлләр белән алыштырыргадыр? Менә аларның кайберләре:

Китап уку. Йокы алдыннан 10 минут кына булса да китап укуны гадәткә кертсәгез, сезнең организмыгыз моңа ияләнәчәк һәм кичен китап укырга утыру белән, автоматик рәвештә тынычланып, йокыга «әзерләнәчәк».

Көндәлек алып барыгыз. Күпләр йокларга яткач, узган көнне анализлый башлый. Ә бу исә тынычлап йокыга китәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә йокы алдыннан узган көннең вакыйгаларын көндәлеккә язарга кирәк. Ә иң яхшысы – анда сезне бүген сөендергән, бәхетле иткән вакыйгаларны гына язу. Аларны искә төшереп, көндәлеккә теркәгәндә, сезнең күңелегезне бары тик позитив хисләр генә биләп алачак. Ә бу исә, үз чиратында, күңелсезлекләрне онытып, татлы йокыга чумарга ярдәм итәчәк.

Җылы душка яки ваннага керегез. Бу гәүдә мускулларының киеренкелеген бетерергә булышачак.

Татар җырлары тыңлагыз. Татар музыкасы тынычланырга һәм баш миен ял иттерергә сәләтле.

«Визуализация» белән шөгыльләнеп алыгыз. Ягъни күзләрегезне йомып, үзегезне бик матур, рәхәт урында (диңгез яр буенда, гүзәл табигать кочагында һ.б.) дип күз алдына китерегез. Шулай ук хыялларыгызны үз башыгызда гына булса да чынга ашырып карагыз. Андый вакытта туган позитив хисләр организмны тынычландыра. Димәк, йокыга китү дә кыен булмаячак.

Югарыдагы киңәшләрдән файдалансагыз, йокыгыз да туяр, алдагы көнегез дә күтәренке рухта үтәр, дип яза “Вконтакте”дагы “Саулык. Татар халык медицинасы” төркеме.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр