Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Таксида бала тапкан...

БУ гаилә үзләренең балалары туу тарихын беркайчан да онытмаячак. Чөнки бала өйдә дә, дәваханәдә дә түгел, ә такси машинасында дөньяга килә.

Самарада яшәүче бер гаилә үзләренең балалары туу тарихын беркайчан да онытмаячак. Чөнки бала өйдә дә, дәваханәдә дә түгел, ә такси машинасында дөньяга килә.
Сабыйга якты дөньяга туарга такси водителе ярдәм итә. Юлдагы машиналар бөкесендә утырып калганнан соң, инде туа башлаган нарасыйны кабул итәргә кыюлыгы да, дезинфекция чаралары да, кендеген кисәргә канцеляр пычагы да табыла шоферның. Хатынның ире бу вакытта машинаның тышкы ягында була.
Яңа туган баланы үз кофтасына, әтисенең курткасына төреп, водитель аларны өйләренә кайтара. Ә инде анда ашыгыч ярдәм машинасы көтеп торган була.
Такси йөртүченең гинекология өлкәсендә азмы-күпме белеме булуга бер дә аптырыйсы түгел икән. Ул озак вакытлар акушер булып эшләүче кыз белән очрашып йөргән, дип яза Кызыл таң.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала тапкан