Таксиларның төрлесе бар, шул ук вакытта таксистларның да
Моннан ун еллап элек (ялгышмасам) районда иң беренче булып такси хезмәтен "Уют" дигән исем астында шәхси эшмәкәр ачып җибәрде.
Районда шәхсән үзем ике такси хезмәтен беләм, хәзер таксистлары да күбәйде, халыкка игелекле хезмәт күрсәтү белән беррәттән, акчаны да күп итеп ала беләләр. Мәсәлән, Казанга 130-150-180 сум түләп барсаң, районнан ерак авылга алар илткән өчен 1000 сум да сорарга мөмкиннәр. Имеш, бару-кайту суммасы да керә... Шул ук вакытта бүтән такси 500-600 сум гына сорарга мөмкин. Дөрес, таксист булып эшләүчеләргә дә таякның юан башы төшмәде түгел, машиналарын билгеле бертөсле маркага үзгәртергә, хәйран гына таләпләрне үтәргә туры килде, башкарасын башкарып, янәдән әйбәт кенә эшләп киттеләр. Эшчәнлекләре арткан саен конкуренция дә читләтеп узмады үзләрен, берсен-берсе өнәми үк башлаган таксистлар да барлыкка килде. Сәбәбе гади, таксистларның үзләренең визит карточкаларын булдырып, клиентларга өләшүләре. Ә клиентка билгеле бер таксины гына чакырту күпкә уңайлы. Белгән, уртак тел тапкан кеше. Андый чакта инде диспетчер кушканга да өлгерергә кирәк, үзеңнең клиентларыңны да үпкәләтергә ярамый, менә шул тыз-быз чабуың көндәшләреңнең ачуын чыгара да инде, клиенттан бит акча туп-туры кесәгә керә, такси үзәгенә биреп торасы юк. Клиентка таксиның тегеннән-моннан кереп кеше алуы ошамый, әлбәттә, берчакта үзем дә Норма ягы авылларына барырга дип таныш таксистны чакырткан идем, хәзер юл уңаеннан алып китәм дигән җиреннән Арбашларны әйләнеп кайттык, соңга калып беттем, әлбәттә инде. канәгать булмадым. Хәзер диспетчер аша машина чакыртсам, фәлән кешене генә алыйкчы дигәнгә бик үк риза түгелмен, "ярар" дигән сүзең кире як урамнарга кадәр алып китеп, андагы клиентның чыкканын хәйран гына көттертеп утыртмагае...
Таксида йөрүе үзе бер хикмәт инде... бала белән берәр җиргә барасы булып чакыртсаң, балалар утыргычы булмаса я борылып китә, я ала да барганчы орышып бара, я тыныч кына, бернигә дә игътибар итми, сүз әйтми генә алып китә. Бу таләпләрнең үтәлешенә борчылмый торганнары. Андыйлар Казан гаилары килгән көнне бөтенләй эшкә чыкмаска мөмкиннәр. Җәен шулай ике бала белән кайтырга такси булмады инде, бер хезмәт икенчесенә шалтыратыгыз дип сылтап тик утырды. "Бездә такси хезмәтенә, таксистларга куелган бөтен таләпләр дә үтәлә, барысы да теркәлеп эшли, медицина күзәтүе үткән, ди районның ЮХИДИ башлыгы Рафил Шәймөхәммәтов эшчәнлекләрен уңай яктан бәяләп.
Такси хезмәте буенча "Хезмәт"кә зарлы мөрәҗәгатьләр дә, сораулар да күп килә. Шуңа күрә тема ачык кала. Бу юнәлештә фикер белдерүләр дәвам итә ала.
Фото: ferra
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев