Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Тактаны әле ярдырып, өеп куеп та була, чебине...”

Һәр эшнең үз кыенлыгы. Әмма авыл хуҗалыгында отышка караганда оттыру ихтималы, куркынычы күбрәк. Бигрәк тә сүз тере җан ияләре турында барганда.

Рәшит абый Хәкимҗанов җитәкчелегендәге коллектив күп еллар буена район халкын чебеш-бәбкәләр белән тәэмин итте.

Балтач инкубаторының данлыклы елларын урта буын райондашлар яхшы хәтерли әле. Инде КФХ оештырып, бу юнәлештә улы Айрат эшли башлаганга да сигез еллап вакыт үткән.

– 2012 ел иде ул. Тәүлеклек чебиләргә сорауның иң кимегән чоры, – дип искә ала бүген Айрат. – Бөтен кеше инде зуррак чебиләр алып үстерүгә күчкән, ә бездә үстерелгәне юк. Чыккан чебешләрне нишләтергә? Алар бит такта түгел, өеп куеп булмый... Үстереп сату дигән әйбер, әнә шулай, үзеннән-үзе мәҗбүригә әйләнде (сүз уңаеннан: ничек итсәләр-итәләр, ул елны чыккан  6 мең чебине дә үстереп сата алар. Беренче чыныгу, әнә шундый, бик тә гайрәтле була).

Әйтергә генә ансат. Үстереп сату өчен бит әле шартлар да, профилактик чаралар да, тиешле азык та кирәк. Шулай итеп инкубатор ишегалдында өч яруслы чебешләр торагы пәйда була. Катнаш азык ясый торган тегермән сатып алына. Торак төзү өчен Айратка машинасын сатарга, тегермән өчен кредит рәсмиләштерергә туры килә. Төзеп, сатып алып кына эш бетми шул әле. Бик күп укырга, эзләнергә туры килә. Фәнни китаплар да укый, башкалар тәҗрибәсен дә өйрәнә, бу юнәлештә эшли торган фермалар белән дә элемтәгә керә. Сыйфатлы катнаш азыктан бик күп торуын аңлаган егет бөтен стандартларга туры килерлек катнаш азык рецептын булдыруга ирешә. Бүген биредә ясала торган ике төр катнаш азыкка – кечкенә чебешләргә һәм зурракларына бирелә торганына да 2015 елда сертификат алганнар. “Ул мәҗбүри әйбер түгел иде, шактый мәшәкатьле һәм чыгымлы булса да үземә ышаныч өчен кирәк иде ул”, – ди Айрат үзе. Инде ул тегермәнгә дә көнбагыш мае куша торган насослар да куйганнар, төрле компонентлар яхшылап кушылсын өчен болгаткыч бункер да өстәгәннәр. 2012 елда төзелгән өч яруслы торак та, янкорма өсти-өсти, 36 метрга җиткән... – Хәрәкәтсез, яңалыксыз тормыйлар диюем.

Яхшы азык базасы кебек үк, нәсел эшенең дә сыйфатка зур йогынты ясавын истә тотып, бу юнәлешне дә “ныгыта” яшь эшмәкәр. – Йомыркалары да әйбәт, алардан чыккан чебешләрнең дә нәселле икәне күренеп тора. Клиентлар да бик канәгать. Соңгы елларда бер бездән алган кешеләр алдан-ала язылып куя, – ди Айрат. – Минем нәкъ менә шушылай, әйбәт итеп, кешеләр канәгать калырлык итеп эшлисе килгән иде. Сан артыннан куып түгел, булган кадәресен сыйфатлы итеп... Уңай нәтиҗәгә ирештек кебек...

Ничә еллар куйган хезмәтләренең уңай нәтиҗәләре күренә башлагач кына Айрат биләмәсен киңәйтү турында уйлана башлый. “Заманча яңа ферма төзү – көн ихтыяҗы инде ул. Хезмәт күрсәтүе дә, эше дә, шартлары да заманча булырга тиеш. Шул чакта нәтиҗәлелеге дә артачак. Өстәвенә, безнең районда бит әле кошчылык юнәлеше үсмәгән”, – дип уйланган егет, җир рәсмиләштерергә рөхсәт алу өчен район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә.

– Алар бик хуплап алды бу идеяне. Җир белән проблема булмаячак, хәл итәрбез диделәр. “Бездә бит буш торган биналар шактый. Яңасын төзегәнче, бәлки хәзергә шуларның берсендә эшли торырсың”, – диде башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоатович. Берничә бинаны караганнан соң, Биктәш авылындагы бушап калган бер абзарга тукталдык. Үткән ел шактый гына ремонт эшләре башкарылды. Идәннәре алыштырылды, яңа электр линиясе кертелде, вентиляция системасы эшләнде.  Чебешләрне үстерүдә җылылык, корылык, һава... – барысы да зур роль уйный. Сезонга бөтенесен өлгертә алдык һәм инде әйбәт кенә эшләп тә киттек кебек. Инкубаторда чыккан чебешләрне машина белән монда алып киләбез. Алар тиешле көнгә кадәр шушында үсә. Янәшәдә генә тагын бер буш абзар бар, анысын да алыгыз, диләр. Әлегә мин алай “сикерү” яклы түгел. Акрынлап, һәрбер үтелгән этапта нәтиҗәне күреп барырга кирәк дип саныйм. Моңа кадәр хөкүмәт программаларында катнашмадык, әлегә үз көчебез белән эшләдек. Минем исемдә, минем җаваплылыкта булса да, гаиләм ярдәменнән башка булмый. Әни исәп-хисапны алып баруда булыша, әти инкубатор өлешендә төп кеше, – дип сөйли Айрат.

Сезонлы эш булса да, ун кешене эшле иткән ул. Шушы көннәрдә генә район башлыгы Рамил Нотфуллин да эшләре белән танышып киткән. Нәтиҗәне күреп, канәгать калган җитәкченең: “Нәрсә җитми? Нәрсә кирәк?” – дигән соравына, берәү булса, мөмкинлектән файдаланып, ярдәм сорар иде. Ә Айрат андыйлардан түгел. “Әлегә профессиональлек җитми”, – дип җаваплый ул.

Тагын да яхшырак эшләргә теләгән булдыклы егеткә ихлас күңелдән уңышлар гына теләргә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек