Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Тамырларда иҗади кешеләр юк түгел»

Борнак Иле (Борнак дип язарга күнексәк тә, егетләр туган авылларын һәрчак шулай дип зурлый) егетләре – бертуган Айдар, Ренат, Дамир Галиәскәровларны бүген республикада да белмәгән кешеләр сирәктер.

Җыр-моң, юмор дөньясында алар күптән инде үз кеше. Бер гаиләдән өч тамада, өч юморист... – күпме бу, азмы? Балачакта нинди булганнар? Тормышта алар нинди? Өч юморист бергә очрашкач, нәрсә була? – Танылган алып баручы, юмор остасы булуы өстенә тирән мәгънәле шигырьләр, җырлар авторы Ренат белән үзе һәм туганнары, иҗатлары турында сөйләштек.

–Бер гаиләдә өч тамада, өч юморист. Ренат, бу сәләт каян килгән? Әти-әниегез кемнәр? Өчегез дә белгечлек буенча кем?

–Әйе, Галиәскәровлар гаиләсендә без өч малай үстек. Иң өлкәне – Айдар. Аннан 3 яшькә кечерәге мин. Миннән 7 яшь аерма белән энекәшем Дамир туган. Шулай булуга карамастан, күпләр һәрвакыт мине иң өлкән бала дип уйлыйлар (дөресен әйткәндә, мин дә шулай дип белә идем – авт.). Бераз гына буйга озынрак булгангамы икән, белмим инде. Җитдиерәк шул мин, дип кенә акланып куям мондый очракларда. Әти-әнигә килгәндә, әнием Илфира – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әтием Әнәс гомер буе механизатор булып эшләде. Бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда. Шулай булуга да карамастан, тик ятуны белмиләр. Күп итеп бозаулар, кош-корт асрап, безне шәһәрдән сагынып көтеп торалар. Белгечлекләргә килгәндә, абыем Казан театр көллиятен, мин Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясен кызыл дипломнарга тәмамладык. Энекәшебез Дамир авыл хуҗалыгы университетында, магистратураны санап, 6 ел уңышлы гына укып, белем алды. Абыем белән энемнең үз гаиләләре бар, балалар үстереп, матур итеп яшәп киләләр. Мин генә бүгенге көндә өйләнмәгән... Бер тапкыр да. Сәләт әти ягыннан Мәгъсүм бабайдан килгән булса кирәк. Ул бик җор телле кеше булган. Ә менә әнием ягыннан Нәҗип бабай (ул бабайның әтисе булып чыга) шигырьләр, үзе турында китап язып калдырган кеше. Нәсел буенча карасак, тамырларда иҗади кешеләр юк түгел.

–Армиядә өчегез дә хезмәт итте бугай... Иң беренче кем сәхнәгә менде? Кемнәр белән эшлисез?

–Дөресен генә әйткәндә, әтиебез совет чоры кешесе булганга күрә, барыбыз да хәрби хезмәтне үттек без. Әти: «Барасыз», – диде. Гаиләбезнең баш җитәкчесенең фәрманнарына каршы килә алмыйбыз бит инде... Сәхнәгә, әлбәттә, башта абый аяк атлады. Ул бит профессиональ актер кеше. Минем дә укырга театр көллиятенә барасым килгән иде дә, абый каршы төште. Бер гаиләдә ике артист күбрәк булыр, дигән иде дә, тормыш үзенекен итә шул ул. Бүгенге көндә эстрададагы шактый артистлар белән хезмәттәшлек итәбез. Исемнәрен санап бетереп тә булмас кебек.

–Сәнгать дөньясында көндәшлек бик көчле, әмма берегез дә югалмады. Моңа ничек ирештегез? Программаны үзегез төзисезме?

–Көндәшлек ярылып ята, дип үк әйтмәс идем. Эшкә алынгач, җиренә җиткереп эшләргә кирәк бит. Һәрбер чара – киләчәктә үткәреләчәк чарага реклама булып тора, дип әйтергә яратам. Менә шушы сүзләрне гел истән чыгармау мөһим минем өчен. Программаны үзебез төзибез. Бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Гел киңәшләшеп, дус-тату яшибез. Ә тормышта югалып калмаска тәрбия ярдәм итә, дип уйлыйм. Характер булдыру да шушы балачакка барып тоташа бит.

–Сез күпсанлы шигырьләр, җырлар авторы да. Бу сәләт каян? Сәхнәдә, банкетларда үз шигырьләрегезне сөйлисезме? Кайсы җырчылар белән хезмәттәшлек итәсез?

–Язуга бераз осталык булу алдарак телгә алынган Нәҗип бабамнан. Шулай ук әниемнең әтисе – Иңгел бабам да көндәлек алып барган. Үзе исән чагында әйткәне булмаса да, күптән түгел табып алдык. Үз шигырьләремне сөйләргә яратмыйм. Бер дә сөйләмим, дисәм, ялган булыр. Кыска юмористик шигырьләремне, эпиграммаларны шактый укыйм. Җырчыларга килгәндә, иң беренче булып, сүзләр авторы буларак, мине танытучы ул – дустым Илназ Гарипов. Армиядә хезмәт иткән чагымда ике җырыбыз дөнья күрде. Барысы да шуннан башланды инде. Бүгенге көндә Илназ Гарипов, Илсөя Бәдретдинова, Әбри Хәбриев, Илдар Әхмәтов, Илсур – Гөлназ Шәрипҗановлар, Алмаз – Зөлфирә Мирзаяновлар, Рафис Кәлимуллин, Айсылу Габдинова, Риназ Фазлиәхмәтов, Марат Мухин һ.б. җырчылар минем сүзләргә язылган җырларны башкаралар.

–Пандемия артистлар тормышына да зур үзгәрешләр кертте. Бу чорны ничек үтәсез?

–Пандемия артистларга гына түгел, бөтен кешелек дөньясына үзгәрешләр алып килде. Әмма заманага җайлаша белү һәрбер кешегә хас әйбер. Бу шулай булырга тиеш тә. Кешеләргә җайлашу белән бутамагыз. Зарланып утырырлык түгел, Аллаһыга шөкер. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз булганын истә тотып яшибез. Абыемның, минем, энекәшемнең дә тагын башка акча эшли торган шөгыльләребез бар. Моңаеп утырырга вакыт калмый. Ә пандемиянең иң беренче атнасында барыбыз бергә җыелып, бер атна буе авылда яттык. Алай озак вакыт бергә күптән торган юк иде. Рәхәт каникуллар булды безнең өчен.

–Китап чыгару нияте юкмы?

–2016-2017 елларда Илфак абый Шиһапов белән тыгыз аралашып яшәгән вакытта ул китабыңны чыгарыйк, дигән фикер җиткергәч, бар булган материалны туплый башлаган идем. Хәзерге көндә ул процесс бераз тукталды. Интернет аркылы китапка бәйле сораулар бик еш килә. Киләчәктә ныклап тотынып, башлаган эшне нәтиҗәле итәргә исәпләр бар, Аллаһ боерса.

–Туган як белән элемтәләрегез нык дип беләм. Инстаграмдагы, «В Контакте» дагы сәхифәләрегездә Борнак Иле дип зурлап язып торасыз. Еш кайтасызмы? Өч юморист бергә очрашканда – өйдә, авылда сез нинди? Шаярасызмы, җитдиме?

–Әйе, туган авылыбызны – Борнак Илен бик яратабыз. Гел кайтып торабыз. Авыл үзенә һәрвакыт тартып тора. Җай чыгу белән, төн буламы, иртәнге як буламы, авылга җилдерәбез. Кайчак иртәнге 5ләрдә кайтып керелә дә, төшке ашка кадәр үк кире чыгып та кителә. Бер төн кунып килү дә көч бирә. Шәхсән минем үземә авыл илһам җыярга, фикерләрне тупларга да бик булыша. Авыл инстаграмын алып баруга да өлешемне кертергә тырышам. Күбрәк чит төбәкләрдә яшәүче авылдашлар өчен үзенә күрә бер «дару» инде ул авылыбыз аккаунты. Бертуганнар белән бергә очрашу – бер кечкенә генә бәйрәм бездә. Җитди чаклар да булгалый. Әмма, гомумән алганда, шаярулар өстенлек ала. Бик еш кына нык усал итеп тә «чеметеп» җибәрәбез. Тик, Аллаһыга шөкер, үпкәләүләр юк.

–Бала чакта, мәктәп елларында нинди идегез? Активмы, концертларда катнаштыгызмы?

–Бала чакта без нәкъ бүгенге кебек булганбыздыр. Ул вакытта да мәктәптә уздырыла торган чараларда, «Йолдызлык»  фестивальләрендә катнаша идек. Авылда Бал-маскарад алып барып йөргән елларны яхшы хәтерлим. Миңа калса, шушы мавыгулар берсе дә эзсез югалмаган.

–Сезне бит 100 процент юморист дип кенә дә булмый, фәлсәфи шигырьләр кайчан туа?

–Фәлсәфи шигырьләрем, бәлки күбрәктер дә әле. Тормыш бит ул гел бертөрле бармый. Һәрвакыт елмаеп йөргән кешенең дә күңелендә күптөрле уйлар өере булырга бик мөмкин. Бу уйлар гел позитив кына да булып бетми. Ил күләм мохитне күз уңында тоткан очракта да фәлсәфәгә урын җитәрлек. Менә болар шушындый шигырьләр язарга этәрә дә инде.

–Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт! Күңелегездә булган изге хыялларыгыз чынга ашсын, Ренат Галиәскәров дигән танылган якташыбызның китабын кулга алырга, «Безнекеләр!» дип горурланырга язсын!

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юмор остасы юмор дөньясы