Таң белән бергә үткән гомер
Колхозны, тормышыбызны тернәкләндерергә, илне дә аякка бастырырга кирәк. Без яхшы ният белән эшкә керештек.
Менә таң беленеп, авыл өстенә офыкны ярып сибелгән иртәнге нурлар астында, сукмакка башларын игән үләннәргә төшкән чык тамчыларын ера-ера савымчылар көчле дәрт белән эшкә йөгерә. Бөтенебез берьюлы бер йорттан чыккан кебек маллар янына килеп керәсең. Шау итеп каршы ала сине маллар, нәрсә бирер микән безгә, дип күзгә карап тора мөгерәп. Сау-сәламәт булып эшкә килеп эшли алсаң, алар белән бергә булу синең зур байлыгың, бу үзе бер бәхет дип беләм.
Сугыш арты еллары, без яшь, җидене бетергән бер группа кызлар идек. Бар нәрсәнең дә юк чоры, аякка кияргә дә юк, алырга да мөмкинчелек шуның хәтле генә, кибетендә дә юк вакытлар. Тик эшләргә кирәк, нәрсә булса да. Колхозны, тормышыбызны тернәкләндерергә, илне дә аякка бастырырга кирәк. Без яхшы ният белән эшкә керештек. Кул көче белән эшли торган авыр еллар. Сугыш тәмам эштән чыгарган. Илнең бөтен көче, булган мөлкәте сугыш өчен кулланылган бит. Шуны аңлап, актык көчебез белән дип әйтерлек хезмәтебезне сыер саву эшенә тупладык. Без кереп эшли башлагач та колхоз председателе алышынды. Яшь кеше Рим Зарипов иде ул. Эшли алмас, бик яшь бит диючеләр дә булды. Группа белән эшкә тотындык. Сыерлар бик ябык иде, безгә хәтле эшләгәннәрдән, күтәреп торгызганнан калган, ачтан үлә язган маллар иде. Ашатырга ашау юк, саламына хәтле каян тапсаң шуннан. Киров ягы басуларыннан эзләп алып кайта идек. Суны да инештән атлар белән бочкага тутырып шанга алып кайтып салалар иде. Суык бозлы су, аны җылытасы бар. Я юк утын, күмерен дә эзләп табасы, булса да бушка түгел бит. Озаклык белән җылына иде, бер абзардан бер абзарга унбиш литрлы чиләкләр белән карда апарасын ерып ташый идек. Җитеп бетмәгән көннәр дә булды. Колхоз елга бер пар буты бирә иде, аны да берьюлы алып кайтып бирә алмадылар. Икесе ике якка карап торган бутылар да кидек, шахтер резинкасы да ярап тора иде булса. Бу юклык шактый елларга барды әле. Зарипов тырышлыгы белән әкренләп эшләребез җайлана башлады. Авыр хәлләрдән чыгарырга тырыша. Су керттерде абзарга, иң зурысы шул, суык су белән бирәсез башакны, алай файдалырак, диде. Авылыбыз эшчәннәре белән тирес чыгару җайланмалары булды, җайсызлыклары булды инде аның, вагон ава иде, ә ауган тиресне кабат тутыруны үзегез беләсез инде. Зарипов кыр эшләренә дә салкын карамады, күп итеп бәрәңге утырттылар. Хайваннарга ашату нияте белән бөтен игътибарын бәрәңгегә бирде. Дуңгыз фермасы да бар бит, аз түгел иде ашаучылар, барысына да исәп тоткандыр. Кайдандыр люцерна орлыгы табып алып кайтып, аны чәчтеләр. Колхоз малларына да, эшләгәнгә карап хуҗалыкка да бирә иде. Бәрәңге җирен бер генә кеше эшкәртте. Аерым бер механизатор гына тәрбияләп үстерде. Көннәр җылынып, үләннәр исәйгәч, без җәйләүгә китәбез. Без барыбыз җитлеккән кызлар инде. Клубка да чыгасы килә, индийский кинолар да килә. Сорап киткән эшләргә каршы килмәде, аның да егет вакыты әле. Иң матур вакытыбыз, арганны да белмәдек. Җәй көне җәйләүдә кичәләр уздырдык. Машина кузовында биеп-җырлап үз күңелебезне үзебез күтәрә идек. Ике-өч километр җир барып иде әле ул. Иртәнге сәгать өчтә без инде йокы йокламадык. Тору урыныбыз шалаш, ике кеше дежур торабыз төнлә. Ике көтүчебез бар, төнге көтүчеләр. Андагы рәхәтлеккә сөтләр дә арта, без куанабыз, Зарипов үсендереп тә җибәрә, сыерларга печән чабып алып кайтып салабыз, төшке савымга әзер була. Эссе көннәр, чәй кайнатып эчәбез булганы белән. Көз көне генә кайта идек фермага. Үз эшебез өстенә бер-ике көнгә генә булса да колхоз бәрәңгесенә дә булыша идек. Чөгендер чүбе дә куялар иде. Анда да барабыз, казып та алабыз. Ни кушсалар шуны тыңларга тырыштык, нихәл җитешкәнбездер, белмим.
Еллар уза, туктап тормый, берәм-берәм тормышка чыгып беттек. Барыбызның да гаиләбез бар, балалар үстерәбез. Өйдә дә йөгерәбез, монда да эш күп, бәрәңгеләрне мулдан кайтарып аударалар, чиләтә дә биреп карадылар, котелга юып салабыз, аны пешерәләр, тигез итеп барыбызга да бүлеп ташыйбыз кухнядан. Чүпрәләндереп әчетке ясый башладылар, аны ташыйбыз. Күп сөтле сыерларны аерып куйдык. Аларына унбиш литрлы чиләк белән салабыз, бәрәңге дә өстибез. Сөтләр арта бара, сөтенә карап фураж бирелә. Дүртәр чиләкне бергә күтәреп кайта идек, барып аласы. Әчетке белән печәнен саласың. Сөтенә карап хезмәт хакы түләнә. Завферма яхшы, бар нәрсә тәртиптә. Тәртип бозсаң, янына чакырып кына сөйләшә, тыңлый идек. Куркып та тордык. Кул белән унҗиде-унсигез сыер саудык. Сөтең күп булса – эш, аны чиләк-көянтә белән илтәсең. Сыерны алып барып каплатасы, бер сыерны бау белән өстерәп әллә ничә дә алып барырга туры килә. Сыерның бозавын бозау караучыга 20 көн тәрбияләп бирәбез. Кәннәдән барда алып кайталар, аны ташыйбыз.
Сенажга барырга атлар көтеп тора. Аны казып чыгарып төяп алып кайтабыз, тиешенчә бүлеп салабыз, саламына хәтле безнең өстә. Көнгә өч тапкыр төшкән вакыт. Бер төшүдә өчәр-дүртәр сәгать торып кайта идек. Өйдә балалар үсә, аларга әни кирәк, йорт эше тулып ята, саламы, печәне... колхозныкына ни кирәк, йортта да шул тәртип бит. Кичкә урын өстенә авып кына төшәбез. Ул гына да түгел, уфалла арбасы бар әле, җәй буе өстерәп йөри торган, иксез-чиксез эшләр. Ярый әле кайнаналар бар, алар булмаса, ниләр булыр иде, белмим. Сыерга да ашарга салдым да сөт булды түгел әле ул, каплатканнан тотынасың игътибар бирергә, сөттән туктатасы була, җилем үстерү иң мөһиме. Аның ваклыклары бик күп инде. Ашау белән генә мул уңышка ирешеп булмый. Урта-тирә сыер тоту отышлырак. Безнең группа бик эшчән иде. Сөт кими дип, чит кешегә куеп, кунакка да бара торган җиргә бармадык. Шундук унар литр сөт кими иде.
Балтачтан Кәримов дигән уполномоченный, өенә кайтып йоклады гына булса кирәк, фермага безнең белән төште, безнең белән кайтты. Көн саен район кешесе, Зариповны әйткән дә юк, безнең әтиебез кебек кеше иде инде ул. Бөтен эшне безнең белән киңәшләшеп хәл кылды. Сөтне арттыру өчен нәрсә кирәк, нәрсә бирим, ди торган иде. Без, әлбәттә, фураж сорый идек. Бирде, сөт артмаса, туктатты, мәгънәсе булмагач. Клубларның гөрләгән чагы, зур итеп кичәләр уздырдык. Матур итеп йөрегез кичләрен дип Чепья бытовоенда барыбызга бертөсле күлмәкләр тектереп алды. Шулхәтле игътибарлы иде ул, синең тырышуыңны, тырышмавыңны шундук әйтә иде. Сине үсендереп эшкә дәрт өсти иде. Сыерның чисталыгына игътибарлы булды. Районнан килсәләр, сыерның өстен мамык белән ышкып карыйлар иде. Су белән юарга тырыша идек. Ул вакыттагы эшләрне язып кына да бетереп булмый, чут төймәсе дә җитмәс. Акчаларыбыз артты, тормышларыбыз яхшырды. Казанга экскурсияләргә алып барды, театрларга, концертларга бардык. Ул чорда машина кузовларында салам араларында да бардык инде. Гел алга барабыз, савым аппаратлары кайтты. Машина белән сава башладык. Терлекләрнең баш саннары артты, сменалы эш оештырылды. Эшебезнең авырлыгын, күплеген белә дә алмадык, шулай тиештер дип кабул иткәнбездер инде. Кичке сәгать тугызга башак бирергә төшә идек. Төнге дежур да безнең өстә иде. Завферма без килде-китте йөрсәк, төрле-мөрле эш эшләсәк өйгә чакырып сүгә иде, куркып тордык. Тыйганнардан тыелып, кушканны үтәп килеп, без ким-хур булмадык. Бөтен тармагыбыз буенча югары күтәрелдек. Һәр эшнең дә үз асылы бар. Һәр тармакта да югары бәяләнгән эшләребез барлыкка килде. Медаль ияләре дә хезмәтенә күрә бәяләнде. Колхоз район, республика буенча югары дәрәҗәле исемгә лаек булды.
Үрне менеп җиткәч тә Рим абыебызны алдылар да киттеләр. Киткән җиреннән дә яхшы хәбәрләрен ишетеп тордык. Ул үзе дә монда килеп, очрашу мизгелләре үткәрде, үткәннәрне яңартып, якты хисләргә төренеп, аның хөрмәте белән табын ашларында сыйландык. Урыннарың оҗмахта булсын, киң күңелле кеше идең. Эшләр бара, бездә инде зур комплекс фермалар төзеделәр. Күз алдына килгән нәрсәләр түгел иде. Рим Зариповтан соң Наил Салихов колхозны җитәкләде. Шуның кул астында күп еллар эшләдек әле. Ул да начар булмады, бик төгәл тотты колхозны. Кырык, кырык ике еллар ферма сукмагыннан атлагачтын, безгә дә ял итәргә вакыт җитте, берәм-берәм эштән туктадык. Сугыш артыннан соң халык тормышы ил белән күтәрелде. Хәзерге көндә яхшы фермалар төзелде, барып күрергә дә туры килде. Без дә эшләгәнбез икән дип куясың офтанып. Бөтен нәрсә автоматта, компьютерда эшләгән саен эшлисе килә торган. Бер кешегә бер эш кенә йөкләнә. Безнең кебек барысына да йөгерми. Тырышып эшләгән кешегә хөрмәте дә, дәрәҗәсе дә безнең заманныкы гына кебек түгел. Монда кил дигән кебек, үзенә чакырып тора сыман андагы тәртип. Кызыгып кына каласың. Үткән гомерләрне кире кайтарып булмый шул. Күңел генә үзгәреп китә. Бүгенге көндә бергә эшләгән хезмәттәшләр сиксәнне узып туксанга таба барабыз. Барыбыз да дин юлында, биш вакыт намазлы, мәчеткә дә йөрибез, оныкларыбызга, оныкчыкларыбызга гореф-гадәтләрне, ислам кануннарын, телебезне, динебезне сак-лауда ярдәм кулы сузабыз. Ул чорда эшләгән кешеләргә, бөтен тармак буенча да, һәйкәлләр куя торган. Иншаллаһ, дин бетмәсә, тел югалмас дип өметләнәбез. Икесе дә сакланса, безнең хезмәтләребез дә тарихтан җуелмас.
Рауза Гатиятуллина,
үзхәбәрчебез.
Нөнәгәр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев